12 май 2017 яңалыклары
-
Манзарас мәктәбе укучылары “Иминлек атнасы”на кушылды
Кукмарада дүртенче Глобаль иминлек атнасы бара. Манзарас мәктәбе укучылары, әти-әниләре белән берлектә, юл хәрәкәтендә катнашучыларга чакыру белән чыкты. "Сезнең һәрберегез юллардагы иминлек өчен бик күпне, шул исәптән, транспорт руле артына утырганнарны да тизлек режимын сакларга чакыра ала", диелә мөрәҗәгатьтә. Юлларда сак һәм игътибарлы булыйк! Атналыктан Кукмара өченче һәм дүртенче мәктәп...
-
Кукмара егетләре Казанда узган Бөек Җиңү парадында катнашты
КНИТУның 3 курс студентлары, хәрби кафедрада белем алучы егетләр - Каенлык авылыннан Раил Зиннәтов, Нырты авылыннан Динар Фәләховлар 9 Май - Бөек Җиңү бәйрәме парадында катнашты.
-
Җырчы Альбина Апанаева операция кичергән
Җырчы Альбина Апанаева Уникста узган "Йөрәктән йөрәккә" концертында чыгыш ясарга тиеш иде, әмма ул килмәде. Килмәвенең сәбәбен белергә теләп үзенә шалтыраткач, Альбинаның хастаханәдә ятуы билгеле булды. "5 май көнне Республика клиника хастаханәсендә операция ясадылар. Ләкин куркыныч түгел, ул алдан планлаштырылган иде. Әлегә хәлем уртача, әмма алга таба. Операциягә алып кергәндә,...
-
Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә
Белгечләр тарафыннан кабул ителү өчен үзегезгә уңайлы вакытка алдан ук язылырга, шулай ук кирәкле белешмәләргә алдан заказ бирергә һәм аларны үзегезгә уңайлы вакытта алырга мөмкин. Алдан язылу һәм документларга заказ бирүне 074 стационар телефоны, 8(84364)074-11 кәрәзле телефоны аша башкарырга була.
-
Быел Ураза башлану көне һәм Фитыр сәдакасы күләме тәгаенләнде
Казанда Татарстан Республикасы мөселманнарының чираттагы Пленум утырышы булды. Пленумга республиканың барлык 48 имам-мөхтәсибе, казыйлар, дини уку йортлары һәм мөселман оешмалар җитәкчеләре җыелды, дип хәбәр итә Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Көн тәртибендәге сораулар булып, мөфтиятнең президиум әгъзаларын, Голәмәләр шурасы, Казыйлар Шурасы һәм Аксакаллар шурасының составларын һәм рәисләрен сайлау торды. Мөфти Камил...
-
Кукмараның “Инвожо” ансамбле Мәскәүдән җиңү белән кайтты
Районыбызның Геннадий Әхмәтов җитәкчелегендәге "Инвожо" халык фольклор ансамбле Мәскәүдә узган "Мәдәният бердәмлеге-Сәнгать бердәмлеге-Россия бердәмлеге" дигән Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнашты һәм беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Ансамбль 9 июньдә Мәскәүнең "Зураб Церетелиның галерея сәнгате" Гала-концертына чакыру алды. Хәбәр һәм фото https://vk.com/invozhokukmor алынды
-
Газетага язылыгыз һәм телевизор отыгыз!
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте быелның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылучылар арасында кабат бәйге игълан итә. Бүләкләр - өч фотоаппарат һәм төп приз - телевизор. Моннан тыш 15 кешегә сарык йоныннан тегелгән одеяллар һәм 45 кешегә бүләк җыелмасы тапшырылачак. Әлеге бәйгедә катнашу өчен 2017 елның 30 июненә кадәр алты айга "ТАТМЕДИА" акционерлык...
-
Метеорологлар: Татарстанда һава торышы икенче атнага яхшырачак
Белгечләр фикеренчә, температураның артык тиз алмашынуы көтелми.
-
Игътибар: “Хезмәт даны” газетасына язылу бәясе төшә!
Хөрмәтле газета укучылар! 11 майдан 21 майга кадәр газета-журналларга язылу декадасы игълан ителә. Ункөнлек дәвамында матбугат чараларына, шул исәптән "Хезмәт даны" газетасына быелның икенче яртыеллыгы өчен ташламалы бәядән язылырга мөмкин. Хәзер район газетасына 6 айга язылу бәясе 648 сум булса, декада чорында ул 596 сум 34 тиен булачак.