12 март 2013 яңалыклары
-
Гасыр әбисе Күкшелдә яши
Моннан дүрт ел элек Түбән Кама шәһәрендә чыгучы газеталарның берсендә "Уникаль операция: пациенткага - 96 яшь" дигән язма бирелә. Анда Күкшел авылында яшәүче, 97нче яше белән баручы Минҗиһан әби Вәкилеваның күзенә операция ясалуы турында сүз бара. Аның хәлен белергә барган журналист: "Дәваханә палатасында ябыгып, сулып беткән, урын өстендәге әбекәйне күрермен...
-
Якташыбыз "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсы җиңүчесе
Казандагы "Корстон" күңел ачу үзәгендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсына йомгак ясалды. 16нчы тапкыр үткәрелүче бу конкурста 10 номинация буенча җиңүчеләр ачыкланды. "Хатын-кыз - әни" номинациясендә безнең райондашыбыз, Поч.Сутер урта мәктәбендә укытучы булып эшлшәүче Роза Шәйфетдинова җиңеп чыкты. Розга ханым - биш бала әнисе, өчесе үзенеке булса,...
-
Күңелле һәм истәлекле очрашу
Ош.Юмья урта мәктәбендә удмурт мәктәпләрен тәмамлаучыларның төбәкара очрашуы узды. Әлеге чарага Балтач районыннан, Ижевск шәһәреннән дә кунаклар килгән иде. Концерт номерлары, чыгарылыш укучыларының чыгышлары белән үрелеп барган очрашу бик күңелле узды.
-
Мөгаллимнәр туган тел язмышына битараф түгел
"Туган тел" Бөтенроссия мастер-класслар бәйгесенең район туры узды. Конкурста катнашучылар мастер-класслар күрсәттеләр, туган як турында видеоролик, "Минем методик осталыгым" дигән эссе тәкъдим иттеләр. Беренче урынга Кукмара гимназиясе укытучысы Гөлназ Нәҗипова чыкты. Икенче, өченче урыннарны Кукмара 4нче урта мәктәбеннән Лилия Гаянова, Кукмара 3нче урта мәктәбеннән Вәсилә Нәҗмиева, Зур Сәрдек гимназиясеннән Гөлнара...