12 февраль 2014 яңалыклары
-
Мәхәббәт сынавы (хикәя)
Иртә белән торуга Илүзә календарь битенә күз салды да, сихри генә елмаеп куйды. Бүген үзенчәлекле, сихри, ярату-назга төрелгән бәйрәм "Гашыйклар көне" икән ләбаса. Әлеге көн Илүзәләр гаиләсе өчен бик тә кадерле, шул ук вакытта сөенечле бәйрәм иртәсе бит... Нәкъ тә шушы көнне Илшат белән Илүзә туган -тумача, дус-ишләрен җыеп гөрләтеп...
-
Ош.Юмьяда хисап ясау җыелышы узды (+фото)
Районыбызның барлык авыл җирлекләрендә узган елгы эшкә хисап ясау җыелышлары бара. Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина җитәкчелегендәге төркем Ош.Юмья якларында булып кайтты. Җиде авылны берләштергән Ош.Юмья җирлегендә бүгенге көндә 1490 кеше яши. Моннан ике ел элек капиталь ремонт ясалган урта мәктәптә узган хисап җыелышына да халык бердәм булып килгән иде....
-
“Закон территориясе” дигән конкурс уздырыла
"2011-2014 елларга Татарстан республикасында хокук бозуларны кисәтү буенча комплекслы программа турындагы" законны үтәү, район, шәһәр округлары, авыл җирлекләре һәм оешма-предприятие, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен, җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә үз өлешләрен кертүчеләрне ачыклау һәм бүләкләү максатында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан "Закон территориясе" дигән конкурс уздырыла. Беренче этап районда 23 февральгә...
-
Электрон түләүләрнең уңайлы яклары бик күп
2013 елда Татарстан халкына 25,7 миллион электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу сан 2012 ел белән чагыштырганда 63 процентка күбрәк. Барлык төр түләүләрне дә өйдән чыкмыйча гына интернет челтәре аша башкару мөмкинлеге хакында күп тапкырлар сөйләүгә карамастан, район халкы әле электрон түләүләр белән артык кызыксынмый. Узган ел безнең районда бары тик 820...
-
"Урал" хуҗалыгы елны 330 миллион сум табыш белән төгәлләгән (+фото)
Олыяз авыл җирлегенең һәм "Урал" хуҗалыгының берләштерелгән хисап җыелышы үтте. Анда район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин һәм полиция, прокуратура, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау бүлекләре, пенсия фонды җитәкчеләре катнашты. Газинур Хәбибрахманов җитәкләгән "Урал" хуҗалыгы елны 330 миллион сум акча кереме белән төгәлләгән, шуның 90 миллион сумга якыны саф табыш. Хәзер "Урал"...
-
17 февральдә Кукмарада район Советының утыз өченче сессиясе була
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин икенче чакырылыш Кукмара район Советының утыз өченче сессиясен 2014 елның 17 февралендә 10.00 сәгатьтә чакыру турында карар кабул итте. Көн тәртибендә Кукмара районының 2013 елдагы социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2014 елга бурычлар каралачак.
-
Укучылар Ижау каласыннан җиңү белән кайтты
Ижау каласында удмурт теле буенча төбәкара олимпиада узды. Түбән Үрәс мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Владимир Якимов әлеге олимпиадада - беренче, Поч.Сутер мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ксения Костина өченче урыннарны алып кайттылар. Укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз.