11 декабрь 2015 яңалыклары
-
Заманасы башка, тик парын югалткан хатын-кыз сагышы һаман шул...
Бу ханым белән мин күптән таныш. Яшь әле, ялгызы гына ике баласын тәрбияли. Кайчан карама, елмайган булыр, теләсә кайсы эшне җиренә җиткереп эшли, хуҗалыгын да алып бара. Ире зур йөк машинасында эшләгәндә авариядә үлде. Яратышып өйләнешкән, матур яшәгән парлар иде... ...Бу юлы да очраклы гына очраштык. Тормыш хәлләре, тегесен-монысын сөйләштек....
-
Балтач районында кибеттә бомба эзләгәннәр (+Фото)
Терроризм "чәчәк" атканда чорда, игътибарлы булу сорала. Әнә Нормада да бомба куелу турында хәбәр булган. Бүген обедка кадәр Норма авылында урнашкан «Бәхет» кибетен эвакуацияләгәннәр. Полиция хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр юлда хәрәкәтне ябып, кибеттәге бар халыкны читкә чыгарган. Бомба турындагы шик, Аллага шөкер, чынга ашмаган. Хәзерге вакытта юл ачык һәм кибеткә...
-
Газета-журналларга язылу төгәлләнергә санаулы көннәр калды
Карлы-яңгырлы декабрь, сәясәт. Яңа елга әзерлек мәшәкатьләре белән подписка көннәренең үтеп китүен сизми дә калырбыз. 2016 елның беренче яртыеллыгында да өегезгә район газетасы килеп торсын дисәгез, "Хезмәт даны" на язылырга онытмагыз. Ярты елга язылу бәясе 528 сум.
-
Татарстанда эшсезләргә 27 728 хезмәт урыны тәкъдим ителә
Татарстанда тагын эшсезләр саны арта төшкән. 8 декабрьгә Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 811 эшсез кеше теркәлгән. Эшсезләр саны узган атнага караганда 73 кешегә күбрәк. Шул рәвешле эшсезлек дәрәҗәсе бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,77 % тәшкил итә. Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр...
-
Игътибар, хакерлар һөҗүм итә
Татарстанда хакерлар һөҗүме ешайган. Зарарлы программалар хатка беркетелгән файл рәвешендә электрон почта аша салына, дип кисәтә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы. Электрон почтага җибәрелүче хатларның эчтәлеге бер төрлерәк - бурычыгыз турында хәбәр итәләр, аларны түләттерү, дәгъва гаризасының судта каралуы турында сүз бара. Зарарланган компьютерны кабат сафка бастыру мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә,...
-
Укучыларны Янил мәктәбенә автобус йөртәчәк
Укучыларны автобус йөртмәвеннән зарланып язган сорауга Янил мәктәбе дирекциясеннән җавап килде. -Мәктәп автобусы районга 28 августта кайтса да, район җир һәм милек мөнәсәбәтләре Палатасы боерыгы нигезендә безнең мәктәп карамагына 25 ноябрьдә генә тапшырылды. Автобуска тикшерү үткәрү, иминиятләү өчен декабрьдә район бюджетыннан 11 мең сум акча бүленде. Бүгенге көндә әлеге эшләр...
-
Зур Сәрдектә "Туган як бизәкләре" дигән бәйрәм узачак
13 декабрьдә Зур Сәрдек "Ак калфак" оешмасы мәдәният йортында шул җирлектә яшәүче һөнәр осталарына багышланган "Туган як бизәкләре" дигән фольклор бәйрәм үткәрә. Башлана 13.00 сәгатьтә. Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
Чыршыны законсыз кисү кыйммәткә төшә
Яңа 2016 ел якынлаша. Тиздән без бәйрәм чыршыларын бизи башларбыз. Аларны участок урманчылыкларында яки Яңа ел алды ярминкәләрендә сатып алу мөмкин булачак. Һәрбер агачка документ бирелә. Документы юк икән, агач законсыз киселгән булып санала. Кызганычка каршы, чыршыларны ел саен рөхсәтсез кисү фактлары очрап тора, бу хәл әйләнә-тирәбезгә һәм урман хуҗалыгына...