11 декабрь 2013 яңалыклары
-
Район газетасы призына мини-футбол уены узды
"Хезмәт даны" газетасы редакциясе призларына "Ялкын" спорткомплексында үткән мини-футбол уены нәтиҗәләре: Нур Баян-Зур Кукмара 2, 6:2. Сазтамак-Ворошилов, 6:4. 3нче мәктәп-"Титан", 13:2. Ст.Разин-Зур Кукмара урта мәктәбе, 8:2. 3нче мәктәп-"Лачын", 10:6. 15 декабрьдә уеннар календаре 10 сәгатьтә Ст.Разин-"Ихлас"; 10 сәгать 50 минутта Зур Кукмара 2 - 3нче урта мәктәп; 11 сәгать 40...
-
Кукмара халык театры тамашачыларны "Бәйләнчек" спектакле белән шаккатырмакчы
13 декабрьдә Кукмара халык театры Туфан Миңнуллинның сатирик комедиясе буенча куелган "Бәйләнчек" спектакленең премьерасын карарга чакыра. Башлана 19 сәгатьтә.
-
Юлларда өзелгән яшь гомерләр
Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Рәсәй юлларында көн саен дистәләгән кешенең гомере өзелә. Агымдагы елның ун аенда республикада 4233 һәлакәт теркәлеп, аларда 584 кеше һәлак булган, 5345 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Кукмара районында быел 44 бәхетсезлек очрагында 9 кешенең гомере өзелгән, 47 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Узган елның июль аенда...
-
Елмаеп-көлеп алыйк (мәзәкләр)
Аптекага даруга кердем, бәяләрне күргәч, үлүең очсызракка төшә" дип уйладым. Юл уңаеннан "Ритуаль хезмәт"ләргә сугылдым, бәяләрне күргәч, кабат аптекага әйләнеп кайттым. *** Кышкы салкында акыллы кызларны чибәрләрдән аеру җиңел: акыллылар бүрек кия, чибәрләр яланбаш йөри. *** Санаторийда ял итүчегә өеннән шалтыраталар. -Әйбәт урнаштыңмы, ашаулар җитәме? -Җитә-җитә, кала да әле. -Калганын...
-
Кукмарада "Ришвәт бирмим һәм ришвәт алмыйм" дигән акция узды (+фото)
Кукмара бистәсе үзәгендә коррупциягә кагылышлы буклетлар һәм 5 мең сумлык "акчалар" өләштеләр. "Ришвәт бирмим", "Ришвәт алмыйм" дигән язулы акчаларның икенче ягында коррупциягә кагылышлы законнан өземтәләр дә китерелгән иде. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге, "Волонтер-Кукмара" берләшмәсе һәм "Форпост" яшьләр хокук саклау хәрәкәте вәкилләре оештырган мондый төрдәге акцияләр бездә беренче тапкыр гына...
-
Сәнгать мәктәбе укучылары Халыкара бәйгедә җиңеп кайтты (+фото)
Яр Чаллы шәһәрендә "Без бергә булганда" дигән Халыкара бәйге узды. Әлге чарада Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты. "Нәфис сүз" номинациясендә Ильяс Хөснетдинов, Анастаия Сабанчеева, Динара Галиевалар Гран-Прига лаек булдылар. Шулай ук әлеге номинациядә Милена Газина, Зөлфәт Юскаев, Камилә Низамиева, Альбина Голова, Айгөл Таһирова, Диләрә Сибгатуллиналарга беренче дәрәҗәдәге...
-
Кукмараның Үзәк почтамты "Чәй" һәм әбүнәчеләр көне уздырачак
Игътибар! 13 декабрьдә Үзәк почтамт залында "Чәй" көне һәм әбүнәчеләр көне үткәрелә. Вакытлы матбугат чараларына язылучыларга бүләкләр тапшырылачак. Кукмаралыларны әлеге чарага көтеп калабыз, дип хәбәр итте "Почтамт" җитәкчелеге. фото: http://chel.1gs.ru/p/88652.1gs
-
Конкурс төгәлләнде: бер мең сумга ия табылды
Хәтерләсәгез, киләсе яртыеллыкка район газетасына язылучылар арасында газетада һәм kukmor-rt.ru сайтында "Бушлай 1 мең сум" дигән конкурс игълан иткән идек. Инде аның җиңүчесе дә билгеле. Ул - Кукмараның Степан Разин урамында яшәүче Рәфыйк абый Хәсәнов. Конкурс кагыйдәләре буенча 1 мең сум акчаның ахыргы өч санын фаразлап, аларны газетада бирелгән купонга...
-
Район Советының чираттагы сессиясе була
12 декабрьдә 9.00 сәгатьтә икенче чакырылыш Кукмара район Cоветының утыз икенче сессиясе булачак. Сессиядә түбәндәге ике мәсьәлә каралачак: 1. Кукмара районының 2014 елга һәм планлы 2015 һәм 2016 елларга бюджеты проекты турында (икенче укылыш). 2. Кукмара муниципаль районы муниципаль берәмлегенең Уставына үзгәрешләр кертү проекты турында (икенче укылыш).
-
Кукмарада һава бер суыта, бер җылытачак
Һава торышының кинәт үзгәрүенә күнегеп киләбез бугай инде. Кыш чын-чынлап үзенең кырыслыгын күрсәтеп алырга җыена: бүген иртән салкынлык -20градуска җиткән иде. Көндез дә безне -15 градус суыклык көтә, шуңа күрә җылырак киенергә тырышыгыз. Пәнҗешәмбе көндезен дә шулай ук салкын һава сакланачак, ә кичкә янә җылыта башлаячак. Шимбә көнне иртән -3,-2...