11 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Байлангар клубында "Җырлыйм туган якта" дигән хәйрия концерты үткәрелде
Концерт авыл имам-хатыйбы Габделфәрт хәзрәт вәгазе белән башланып китте, шулай ук җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе Гөлфия Газизуллина башкаруында мөнәҗәтләр яңгырады. Авылның яшь үзешчәннәре белән беррәттән сәхнә ветераннары һәм кунакка кайткан авылдашларның, район мәдәният йорты үзешчәннәре Әлфинур Юнысова, Роза Тимеркиналарның чыгышларын халык алкышлар белән кабул итте. Концерттан җыелган акчалар авыл мәчетенең...
-
Районыбыз тәрбиячеләре юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшырды
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, мәгариф идарәсе тарафыннан "Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче иң яхшы тәрбияче" дигән республика бәйгесенең район туры уздырылды. Әлеге конкурста район балалар бакчаларыннан 19 тәрбияче катнашырга теләк белдерде. Алар беренче турда балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча башкарган хезмәтләрен тәкъдим иттеләр. Бу турны уңышлы узганнар...
-
Берәү ишегалдында сәер затның гәүдәсен тапкан
-Кычкырган тавыш ишетеп, өйдән йөгереп чыктым. Ишегалдында алсу төстәге юеш зат ята иде,- дип сөйләгән Американың Калифорния штатында яшәүче Джианна Пеппони исемле хатын. Ул үзенең ишегалдында сәер затның гәүдәсен тапкан. Хатын бу затны фотога төшереп, Интернет челтәренә куйган. Фотоны күргән кешеләрнең фикерләре төрле. Күпчелек моны чит планетадан килгән зат, дип...
-
Балтач җирендә Саба һәм Кукмара районы машиналары бәрелешкән, берәү һәлак булган (+Фото)
Норма - Бөрбаш юлында Пүскән авылы борылышына җиткәндә "Рено" һәм "ВАЗ 2112" җиӊел машиналары бәрелешә. Бу хәл бүген иртәнге 8 тулып 20 минутта була. Туктап бетә язган машинага тайгалак сәбәпле Бөрбаш ягыннан килә торганы икенчесенә килеп керә. Нәтиҗәдә "Рено" юлдан төшеп каплана. Руль артында артында утырган 1968 елгы хатын-кыз алган...
-
Ноябрьнең тугыз көнендә юлларда 10 кешенең гомере өзелгән
Татарстанда үткән тәүлектә, 9 ноябрьдә, кеше сәламәтлегенә зыян китерердәй 15 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Шуның аркасында 2 кеше һәлак булган һәм 16 кеше төрле тән җәрәхәте алган. Татарстанда узган тәүлектә исерек килеш руль артына утырган 24 кеше тоткарланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыгуның - 36, балаларны махсус балалар...
-
Булдырганны саклап булырмы?
-И-и, кызым, безгә дә шоп-шома, брусчатка җәелгән тротуарлардан атлап йөрергә язган икән. Беркөнне ахирәтем белән бистәбез үзәгенә чыккан идем, шунда күреп, исем китеп кайттым, - дип үзенең сөенече белән уртаклашып, үткәндәге юлсызлыкларны, саз ерып йөрүләрен искә төшереп утырды күрше әбиебез. Әйе, чыннан да, күзгә күренеп үзгәрә Кукмарабыз. Быел поселокта җәяүлеләр...
-
Туештагы “Фатыйма” сәламәтләндерү үзәге һәркемгә хезмәт күрсәтә
Кукмараның Туеш бистәсендә "Фатыйма" сәламәтләндерү үзәге ачылу турында газетагызда язма чыккан иде. Әлеге үзәктә халыкка яшь белгеч, терапевт Гөлназ Шакирова хезмәт күрсәтәчәк, дип тә укыдык. Шул уңайдан берничә соравыбыз бар иде. Үзәктә Туеш микрорайонында яшәүчеләр генә кабул ителәме, ул түләүлеме, табиб кайсы сәгатьләрдә эшлиячәк икән? Дания Сәмигуллина. Әлеге сорауга район...
-
Ташлы Елга кызы Гөлназ Салләмова “Татарстан энҗесе” республика конкурсында катнашачак
Бик матур, ягымлы итеп елмаеп каршы алды безне Гөлназ Салләмова: күзләреннән сирпелгән якты нур бөтен йөзенә таралды. Очарга әзерләнгән күбәләкне хәтерләтте ул миңа. Мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызлар арасында быел икенче тапкыр үткәрелә торган "Татарстан энҗесе" конкурсына чакырылган бу кызны күрү өчен Ташлы Елга авылына килүебез юкка гына булмаган: аралашучан, кызыклы әңгәмәдәш...
-
Невшехирда яңа дуслар таптым, ди Кукмара кызы Алия Закирова
Мин Кукмара районының 4нче урта мәктәбен тәмамлап, Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга кердем. Төрек телен бер ел өйрәнеп, беренче курсны "бишле" билгеләренә генә тәмамлагач, төрек теле укытучым бер айга Төркиягә барып, Юныс Әмре институты тарафыннан төрек телен өйрәтү максатыннан оештырылган "Yaz Оkulu-2015" җәйге мәктәп дәресләрендә белемемне...