11 июнь 2015 яңалыклары
-
БДИ шаукымы түгелме? Татарстан укучысы үз-үзенә кул салган
Олы Кайбыч мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы, 18 яшьлек егет 9 июнь көнне үз теләге белән якты дөньяны калдырып киткән. Әлеге факт буенча тикшерү алды ачыклау эше башланды, дип хәбәр иткән Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте. Бу хакта KazanFirst хәбәр итә. Әлеге мәгълүмат чыганагы язуынча, вафат булган Д.Б....
-
Шепшеңәрдә өмә узачак
21 июньдә Шепшеңәр авылының олы зиратын тимер койма-сетка белән әйләндереп алу, зиратны чистарту өмәсе үткәрелә. Мөмкинлеге һәм теләге булган авылдашларның матди һәм физик ярдәм күрсәтүләрен көтеп калабыз. Иганәчеләр, ярдәм күрсәтүчеләрнең авылыбыз мөәзине һәм казые Заһидулла абыйга мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз. Сабантуйда җыелган 3150 сум акча да шушы максатларда кулланылачак. Нурсил РАМАЗАНОВ,...
-
Илдус бәете
Тормыш иптәшемә багышлыйм. Бисмилла дип башлыйм бәетемне. Икебез бергә матур йорт салдык, Киләчәккә өмет белән яшәп Кайчак хыялланып та алдык. Туган җанлы булдың гомер буе Аңлый идең кеше күңелен. Искә төшсә гомер мизгелләре Күз яшьләре китә тәгәрәп. Минем әти-әнием дә бит Үз иттеләр сине, яратып. Кул җылысы, көчең синең Кергән...
-
Сабантуйны Җәвит алып барачак имеш...
Быел безнең район Сабан туен танылган юмор остасы, җырчы Җәвид Шакиров алып барачак, дигән хәбәрләр йөри. Сабантуй программасы моны расламый. Әмма утсыз төтен булмый, дигән әйтем бар. Бу имеш-мимешләр дә юктан гына тумагандыр. Җәвиднең инде безгә килергә җыенып ятуыдыр. Алай булмаска да мөмкин. Белмәссең ул артист халкының планнарын. Хәер, безнең...
-
Татарстанда лагерьда бер баланы һәм вожатыйны елан чаккан
Бу хәл "Чайка" лагеренда була. Вожатый, корпус янында ук яткан еланны күтәреп, куркынычсыз урынга илтмәкче була. Кара елан (гадюка) егетнең бармагын тешли. Аның артыннан еланны 10 яшьлек малай тотып, башка урынга илтергә маташа. Аны да елан тешли. Зыян күрүчеләрнең икесенә дә беренчел медицина ярдәме күрсәтелә. Хәзер малай табиблар күзәтүе астында....
-
Кукмара Сабан туе көнне автобуслар бушлай йөриячәк
13 июньдә Кукмарада милли бәйрәм - Сабан туе гөрләячәк. Бу көнне автобуслар вокзал - 30нчы номерлы аптека - почта - РОВД - Туеш - Сәфәр - Сабантуй мәйданы маршруты буенча бушлай йөриячәкләр. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=716.syk2wTZhrem9xwAJU-
-
13 июньдә Лубянда да Сабантуй була
Районыбызда Сабантуйлар дәвам итә. 13 июнь көнне Лубянда да милли бәйрәм узачак. Башлана 12.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
Аварияне күргән шаһитләрне эзлибез
2 июнь көнне районыбызның Өлге-Иске Юмья-Лесхоз юлында юл-транспорт һәлакәте булды. Әлеге фаҗигадә Илназ Гайнетдиновның гомере өзелде. Һәлакәтне күрүчеләрнең, шахитләрнең 2-93-93, 89172396214 номерларына шалтыратуларын сорыйбыз. Гайнетдиновлар гаиләсе.
-
Район җитәкчесе Сергей Димитриев район халкын Россия көне белән котлады
12 июньдә күпмилләтле илебез үзенең төп дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтә. Бәйрәмнең тарихы 1990 елда - шул елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының беренче съезды Россиянең дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул иткән көннән башлана. Бу көн Россия дәүләтчелегенә хас традицияләрне, аларның төрле гасырлардагы гәүдәләнешен чагылдыра, илнең гомуммилли бердәмлеге...
-
Озак яшә, әбием!
Минем әбиемнең исеме Мария Иванова. Ул - тыл ветераны. Аның биш медале бар. Ел саен Җиңү көнен бәйрәм итәргә парадка чыга. Әбием миңа сугыш турында менә ниләр сөйләде: -Без гаиләдә 4 бала идек, иң кечкенәсе гарип бала. Әти сугышка китте. Шуңа күрә миңа 12 яшьтән олылар белән тигез эшләргә туры...
-
12 июньдә Кукмара район Советының 44нче сессиясе була
12 июньдә, 9.00 сәгатьтә икенче чакырылыш Кукмара район Советының 44нче сессиясе була. Көн тәртибендә түбәндәге һәм башка мәсьәләләр куелган: 1.Районыбызның беренче кварталга каралган бюджетының үтәлеше барышы турында; 2.Район Советының 19 декабрь, 2014 елгы 62нче санлы "Кукмара муниципаль районының 2015 елга һәм планлы 2016, 2017 елларга бюджеты турында"гы карарына үзгәрешләр кертү...