11 март 2013 яңалыклары
-
Ел укытучысы - 2013
Поселокның күппрофильле лицеенда "Ел укытучысы - 2013" республика конкурсының район этабында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булды. Бәйгедә районыбызның 29 талантлы мөгаллиме катнашты. Бәйгедә күппрофильле лицей укытучысы Шиһапова Нурфия Габдуллаҗан кызы җиңү яулады, "Ел укытучысы - 2013" титулына ия булды. Котлыйбыз.
-
Безнең булачак артистлар
Питрәчтә үткәрелгән республикакүләм "Иделкәем" фестиваленең зона турында Зур Сәрдек гимназиясенең "Драма" түгәрәгенә йөрүче укучылар (җитәкчеләре Г.Сәфәргалиева) да катнашты. Алар "Каракның бүреге яна" дигән әкият тамашасы белән финалга чыктылар. Укучыларга алга таба да җиңүләр теләп калабыз.
-
Көллият егетләре беренче урында
Олыяз авылында ике ай дәвамында мини футбол ярышы узган иде. Шушы көннәрдә бәйгегә йомгак ясалды. Кукмара аграр көлияте егетләре беренче урынны яулап, кубокка ия булдылар. Тиздән волейбол һәм баскетбол ярышлары башланачак.
-
Егетләр бәйрәм ясады
Олыяз авылы мәдәният йортында "Егетләр бәйрәмгә чакыра" дигән театральләштерелгән тамаша узды. Бәйрәм җыр-бию, нәфис сүз белән үрелеп барды. Концерт өчен программаны Райнур Закиров әзерләде, тамашаны исә җырчы, нәфис сүз остасы Марат Мөхәммәтшин алып барды. Авыл халкы бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралышты.