10 сентябрь 2013 яңалыклары
-
"Хезмәт даны"на эш визиты белән мөхтәрәм кунаклар килде
Кукмарага эш визиты белән матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов һәм "Татмедиа" җәмгыятенең генераль директоры Рөстәм Бикмөхәммәтов килде. Башкала кунаклары район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин белән очраштылар, районыбыз газетасының эшчәнлеген камилләштерү, район җитәкчелеге белән "Хезмәт даны" газетасы редакциясе арасындагы элемтәне ныгыту, заманча технологияләр хакында сөйләштеләр, киләчәктә районда...
-
Кукмара өченче урта мәктәбе укытучылары киез итек-киез комбинатының эшчәнлеге белән танышты
Шушы көннәрдә укытучылар коллективы белән Кукмара киез итек-киез комбинатына экскурсиягә барып кайттык әле. Анда безне көләч йөз белән фабрика җитәкчесе Шамил Әхмәтшин каршы алды. 3сәгать буена сузылган әлеге экскурсия бездә җылы тәэсирләр калдырды. Үз эшен нык яратып башкаручы җитәкче бертуктаусыз һәр цех, андагы станоклар, башкарган хезмәтләре, эшчеләре турында яратып сөйләде....
-
Кышка “Кәбестәле салат” ясыйбыз
Күрше-тирә пенсионерлар исеменнән шалтыратам сезгә. Үткән елның август санында басылган кәбестәле салат ясау ысулын кабатлап бирегез әле. Узган көздә ясаган идек, бик тәмле булды. Редакциядән: хөрмәтле хуҗабикәләр! Әлге рецептны газетабыз төпләмәләреннән эзләп табып, сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Кәбестәле салат 1әр килограмм кәбестә, кишер, болгар борычы, помидор, суган, 2шәр аш кашыгы...
-
Кукмарада иртәнге сәгать унга кадәр спиртлы эчемлек саткан кибетче өчен кибет хуҗасына штраф салынган
Район прокуратурасы районыбыз җирлегендә исерткеч эчемлекләрнең кулланылуын чикләү буенча законнарның үтәлешен тикшерде, дип хәбәр итте безгә прокурор урынбасары Айрат Рәхимҗанов. Алкоголь продукциясен сату 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр тыелуга карамастан, "Айнур" кибете сатучысы Любовь Коростылева 10 сәгатькә кадәр бер банка "Балтика 3 Классическое" сырасын сатты. Моның өчен шәхси эшмәкәр Райнур...
-
Поч.Сутерда яңа клуб һәм фельдшер-акушерлык пункты ачылды (+фото)
Бүген районыбызның Поч.Сутер авылында Президент программасы нигезендә төзелгән яңа клуб ачылды. Әлеге бинаның бер өлешенә фельдшер-акушерлык пункты да урнашкан. Тантанада район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев, авыл халкы һәм кунаклар катнашты. -Бүген Поч.Сутер авылында зур бәйрәм - мәһабәт мәдәният йорты үзенең ишекләрен ача. Расих Шакиров...
-
Районыбызда көзге ярминкәләр башлана
Бу атнада поселок халкы өчен шимбә көнне Җиңү паркы каршындагы мәйданда белем бирү учреждениеләре катнашында ярминкә оештырыла. Ә 15 сентябрь - якшәмбе көнне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршындагы мәйданда үткәрелгән ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер һәм шәхси хуҗалыклар халыкка үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәчәкләр. Ярминкәләр сәгать 8дә башлана. Фото:...
-
"Тукай" агрофирмасында семинар-киңәшмә узды (+фото)
"Тукай" агрофирмасы базасында район семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Ул терлекчелек торакларын кышлату чорына әзерләү, кыр эшләрен төгәлләү, техниканы саклауга кую һәм башка мәсьәләләргә багышланды. Семинарда катнашучылар агрофирманың Югары Шөн фермасында булдылар, басуда җир эшкәртү техникаларының эшен оештыру тәртибе белән таныштылар, Кәркәүч ындыр табагында саклауга куелган комбайннарның торышын карадылар. -Тукай агрофирмасында хезмәтне нәтиҗәле...
-
Кукмара районында 4 кеше гөмбә белән агуланган
Көзге пыскак яңгырлар явып үтүгә, гөмбә җыярга һәвәс кешеләр урман-посадкаларга ашыга. Гөмбә җыю мавыктыргыч шөгыль булса да, дөрес җыелмаган һәм эшкәртелмәгән очракта аның белән агуланулар еш очрый. Быел республикада гөмбә белән агулануның 8 очрагы (13 кеше, шулардан 4се - балалар) теркәлде. Ә безнең районда быелгы сезонда 4 кеше - Чуллы...