10 август 2015 яңалыклары
-
Илдар Гүзәлгә ефәк туйларына нәрсә бүләк иткән?
6 августта халкыбызның яраткан җырчылары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның гаилә корганнарына 12 ел тулды. Җырчыларны ефәк туйлары белән котлап, Илдарның Гүзәлгә нәрсә бүләк итүе белән дә кызыксындык "Илдар миңа күктәге йолдызны бүләк итте. Аңа бергәләп Гүзәл дип исем куштык. Кичебез романтик рухта узды. Моннан тыш, тагын шиншилла бүләк итеп...
-
Азат Тимергалиев бәете
Оныгым Азат Айрат улы Тимергалиевка багышлана. Көн дә, төн дә уйланып, Сине сагынып моңланам. Бүген түгел иртәгә Кайтыр әле, дип юанам. Гүр иясе булгач, Кайтып булмыйдыр шул аннан. Тәкъдиреңә шулай язгач, Котылып булмыйдыр аннан. Тыныч йокла, балакаем, Башка хәсрәтләр күрсәтмәсен. Бала югалту хәсрәтен Башкаларга бирмәсен. Моны язмыйм матурлыкка, Яздым вәгазь...
-
Күпфатирлы йортлар янына чәчәкләр утыртылса, матур булыр иде
Бер зур кибеткә барганда ике катлы, күпфатирлы йорт яныннан узуым иде. Каршысында җәйне хәтерләткән бер генә үлән әсәре дә юк. Подъезд төбендә бер сабыйның ниндидер уенчык белән юанып утыруын күреп, кызганып куйдым. Йортның икенче ягында берникадәр урынга яшелчәләр утыртканнар анысы, калган җирендә тузанлы чүп үләне генә. Шунда ике ир ял...
-
Район җитәкчесе Сергей Димитриев Кукмарада яшәүче Асия Гатиятуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады (+Фото)
Кукмарада яшәүче Асия Гатиятуллина бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл ветеранын туган көне белән район җитәкчесе Сергей Димитриев тәбрикләде, юбилярга Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук Ятмас Дусай авыл җирлеге башлыгы Фирая Гарифуллина да туган көн иясенә үзенең котлауларын ирештерде. Асия апа...
-
Нырты мәчете яңа койма белән әйләндереп алынган
1996 елда төзелеп, авыл халкына игелекле хезмәт күрсәтүче Нырты мәчете яңа койма белән әйләндереп алынган. "Әлеге эшкә сәдака акчалары тотылды. Мәчеткә аерым капка да ясалды", - дип хәбәр итте Нырты имамы Рәшит Гыйльманов. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&
-
Тузан суырткыч откан Миннәхмәт Гыймадиев: “Бүләккә гаиләбез белән сөендек”
Атнабыз күңелле вакыйга белән башланды. Газетага язылучылар арасында уйнатылган бүләкләрнең иң зурысы - тузан сурткычны откан Күкшелдә яшәүче Гыймадиевлар гаиләсе, иртәнге якта ук редакциягә килеп, һәммәбезгә дә үзләренең күтәренке кәефләрен бүләк итеп, көн дәвамына җитәрлек уңай энергия биреп киттеләр. Гаилә башлыгы Миннәхмәт абый Мәчкәрә урта мәктәбендә хезмәт укытучысы булып эшләп...
-
Китапханә яңалыклары
Купка авылы китапханәчесе Рахилә Йөзмөхәммәтова, авыл мәдрәсәсенә җәйге лагерьга йөрүче 1-4 нче сыйныф укучылары өчен, "Иманлы булыйк дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында китапханәче укучыларны дини китаплардан тезелгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Шулай ук укучылар төрле уеннарда катнашып, викторина сорауларына җавап бирделәр. Югары Кузмесь авылы китапханәчесе Валентина Тухтарова, урта яшьтәге...