10 май 2016 яңалыклары
-
Ветераннар хөрмәтләнде
Олыяз җирлегенең иллеләп тыл ветераны мәктәп каршындагы Мәңгелек ут каршында театральләштерелгән тамашаны манзара кылдылар. "Урал" хуҗалыгы тагын да киңәйгән - Кукмараның икенче башына - Вятка Аланына кадәр "үскән" икән. Хуҗалык рәисе Газинур Хәбибрахманов алай да вакыт табып ветераннарга олы рәхмәт сүзләрен җиткерергә өлгерде. "Инде кичтән адәм күтәрмәслек күчтәнәчләр өләшеп чыкканнар...
-
Селфи ясаган вакытта үлгән
Шушы көннәрдә 16 яшьлек егет тимер юл вокзалының югары вольтлы электрүткәргеч янында селфи ясарга теләп харап булган. Фотога төшкәндә аның тимер селфи таягы ялгыш чыбыкларга эләгә һәм аны ток суга. Хәзер һәлакәт урынында тикшерүчеләр эшли. Фотога төшәм дип тормышыгызны куркыныч астына куймавыгызны сорыйбыз. http://intertat.ru
-
Кукмаралыларны Росреестр Идарәсе җитәкчесенең урынбасары кабул итәчәк
Гражданнар игътибарына! Татарстан буенча Росреестр Идарәсе җитәкчесенең урынбасары Костин Артем Петрович 12 майда 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итүгә язылу түбәндәге адрес яки телефон аша алып барыла: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 37 йорт, 202 кабинет, 2-64-01.
-
Упкынга этәрүче афәт
Эчкән кешедән дә күңелсезе юк: йончыган, йөзеннән нур качкан, махмырдан шешенгән, күз бәбәкләре салынып төшкән... Элегрәк бистәбезнең базар капкасы тирәсендә аеруча еш очратырга туры килә иде андыйларны. Берәрсенә йөкче кирәк, яисә ниндидер вак-төяк эш башкарасы була икән, и сөенәләр инде үзләре. Иң мөһиме: бераз акча гына бирсеннәр! Кайбер сәрхүшләр арып-талчыгып...
-
“Нараткай” лагерендә ял итү өчен заявкалар кабул итү башланды
Әти-әниләр игътибарына! "Нараткай" җәйге сәламәтләндерү лагере быел өч сменада эшләячәк. Аңа заявкалар 10 майда кабул ителә башлады (район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, 1 кат, актлар залы). Белешмәләр өчен телефон 2-70-22.
-
Китапханә яңалыклары
Купка авылы китапханәчесе Рахилә Йөзмөхәммәтова башлангыч сыйныф укучылары белән бергәлектә сугыш ветераны Әхмәдулла Шәфигуллин белән очрашты. Ветеран укучыларга үзенең үткән тормышын, сугыш чоры истәлекләрен сөйләде. Балалар ветеранга сугыш темасына багышланган шигырьләр сөйләп, җырлар башкардылар. Байлангар авылы китапханәчесе Венера Хисмәтова, Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, әтиләрен сугыш урлаган өлкәннәрне бәйрәм кичәсенә...