10 февраль 2014 яңалыклары
-
Янил мәктәбендә студентлар белән очрашу булды (+фото)
Янил урта мәктәбендә чыгарылыш укучылары - студентларыбыз кунак булдылар! Безне шатландырып, көләч йөзләре белән килделәр алар! Алар үзләренең ничек укыганнарын, яшәешләрен сөйләделәр, күңелле вакыйгалары белән уртаклаштылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр. Бәйрәмебезне мәктәп директоры Зарипов Равил Мәгьсүм улы башлап җибәрде. Ул узган елгы һәм быелгы уку нәтиҗәләренә бәя ясады һәм студентларны бәйрәм...
-
“Салават күпере” балалар бакчасында спорт көне үтте
Поселокның "Салават күпере" балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек һәм өлкәннәр төркемнәрендә спорт көне узды. Тәрбиячеләр балалар белән саф һавада уеннар оештырдылар, кышкы спорт төрләре турында сөйләделәр. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар билгеләнде.
-
Үткәннәргә кайтып
Минем ирем Харис Идрисов 1937-40 елларда Мәскәүдә эшләде. Алдынгы стахановчы эшче булган: сугыш беткәч, Мәскәүдән "кызыл кенәгә"се килде. 1940 елда торырга авылга кайтты. "Читтә йөреп туйдым, авылда яшисем килә", - ди иде. Сугышка Кукмара хәрби комиссариатыннан алынды. Урак өсте иде. Күп ирләр бергә киттеләр. Озатырга бөтен авыл чыкты. Мин гел...
-
Кукмарада сноубордчылар бәйгесе узды (+фото)
Тау чаңгысы базасында беренче тапкыр зур трамплинда сноубордчылар бәйгесе үтте. Анда Кукмара, Казан, Бөгелмә, Шәмәрдән һәм башка тәбәкләрдән егермедән артык спортчы катнашты. Бәйрәмне карарга күп санлы тамашачылар килгән иде.
-
Дүшәмбе киңәшмәсендә һәр тармакка бурычлар билгеләнде
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә районда барган төзелешләрне дәвам итү, һәр тармакта экономия чаралары күрү, терлекчелектә продукция җитештерүне арттыру, хезмәт хакларын вакытында түләү һәм башка мәсьәләләр турында сөйләшенде, төгәл бурычлар билгеләнде.
-
Якташыбыз Россия Президентының Мактау грамотасына ия булды
Физик культура һәм спортны үстерүдәге, Казан шәһәрендә 2013 елгы ХХVII Бөтендөнья җәйге универсиадасындагы спорт казанышлары өчен Зур Кукмара авылыннан якташыбыз, Казан дәүләт энергетика университетының кафедра доценты Илдар Хәбибуллин Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.