9 декабрь 2016 яңалыклары
-
Өй шаурмасын адымлап пешерү рецепты (ФОТОЛАР)
Шаурма - соңгы арада бик популярлашып китте. Аның белән сәүдә итүче нокталар бигрәк тә шәһәрләрдә яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек күбәйде. Ә бит, уйлап карасаң, бу туклыклы ризыкны өйдә дә әзерләп була. Өй шаурмасының тәме кибетнекеннән һич кенә дә аерылмый. Аның каравы, ул күпкә сыйфатлырак була. Шулай итеп, бүген менюда...
-
Бер ир "тещасына" пистолеттан аткан
Алабугада яшәүче ир пневматик пистолеттан хатынының әнисенә һәм күршеләренең автомобиленә аткан. Фельдшер бу гамәлен исерек хәлендә кыла. Күршеләре машиналарын аның балконы астында калдырган була. Шушы ук көнне ул балалары алдында фатирда хатынының әнисенә ата, баш чүмеченә суга һәм подъездга куып чыгара. Ярый әле ханымның өстендә урамнан кергәч салырга өлгермәгән курткасы...
-
Дөрес диагноз куймау аркасында бала үлгән
Алты айлык малайга менингит урынына аппендицит диагнозы куйганнар. Балтач үзәк шифаханәсе хәзер үлгән бала әтисенә мораль зыян өчен 200, әбисе белән бабайсына 50 шәр мең түләргә тиеш. Казанның Идел буе районы суды әнә шундый карар чыгарган. Баланың якыннары һәрберсенә 3 әр миллион сум - 9 миллион сум сораган булган. Баштарак...
-
Коррупция сазлыгы кибәрме?
9 декабрь - коррупциягә каршы халыкара көрәш көне Телевизорны кабызып, яңалыклар каналын ачкан саен, күңелгә ирексездән бер уй килә: бүген кем күпме акча урлап тотылды икән? Соңгы вакытта мондый вакыйгалар еш кабатлана башлады шул. Әллә закон сагында торучылар аяусызрак эшли башладымы, әллә дәүләтнең акча янчыгына якын торучыларның уяулыгы кимедеме -...
-
Кечкенә Мәрьям Кукмара музеен карарга килгән
Кукмара төбәкне өйрәнү музеена халык бик күп килә. Өлкәннәр дә, яшьләр дә, күрше-тирә районнардан килүчеләргә дә бик теләп экскурсияләр оештырабыз, диләр музей хезмәткәрләре. Нәни Мәрьям дә шушы көннәрдә музей белән танышырга килгән булган, кызчыкка музей бик ошаган.
-
Хәмдүнә Тимергалиева: «Кайбер җырчыларны сөял белән чагыштырыр идем – нервыга тия, алып атасы килә»
- Безнең чор артистлары сәхнәгә "Акча эшлибез", - дип түгел, ә җыр яратканга күрә менде. Акчага эшләү дигән сүз бөтенләй юк иде. Без - хөкүмәткә план үтәгән җырчылар. Җырлау хәзер генә ул акча эшләү кәсебенә әйләнде. Сүз дә юк, артистлар арасында чын мәгънәсендә җырчылар да бар. Әмма җырны никадәр яратуларын...
-
“Милли хәзинә”дән җиңү белән!
Казан федераль университеты "Милли хәзинә" халык иҗаты конкурс-фестивале уздырды. Анда Кукмара балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр төрле номинацияләрдә чыгыш ясады. "Вокал башкаручанлык" номинациясендә Анастасия Сабанчеева (укытучысы В.Гыйләҗева), Ләйлә Низамова җитәкчелегендәге сәнгать бүлеге укучыларының хезмәте "Этно-дизайн"да - беренче дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булдылар. Чын күңелдән котлыйбыз!
-
Теләк кенә кирәк (шигъри мизгел)
Авыруның килә тереләсе, Хәерченең килә байыйсы. Исерекнең килә бик айныйсы, Яңабаштан яшәп карыйсы. Теләк кенә кирәк бар нәрсәгә, Раббым шундыйларга булыша. Беребез дә бер гөнаһсыз түгел, Һәммәбез дә бик күп ялгыша. Рауза ХУҖИЕВА, Нырты авылы
-
Мин - 72 яшьлек карт: бу хәлне сөйләргә дә оят, валлаһи
Моны сөйләргә дә оят, валлаһи. Мин авылда яшим, терелеп булмый торган йогышлы чир белән авырыйм. Нишләп шулай килеп чыкканын һаман да аңламыйм. Өенә дә кайтып күренми торган азгын адәм түгел бит инде мин, ә 72 яшьлек карт. 15 ел элек хатыным үлеп, тол калдым. Хәзер 93 яшьлек авыру әни белән...
-
Бүген Кукмарада “Йөрәктән-йөрәккә “ дигән бәйрәм концерты узачак
Халыкара инвалидлар көне кысаларында 9 декабрьдә район Мәдәният йортында "Йөрәктән-йөрәккә " дип аталган бәйрәм концерты була. Башлана -14.00 сәгатьтә. Керү бушлай.
-
Алсу Хәсәнованың әнисе Миңзифа ханым кызының бүлмәсеннән музей ясаган (ФОТО)
Узган елның апрелендә арабыздан киткән талантлы хезмәттәшебез, "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Алсу Хәсәнова һәрвакыт күңелебездә. Бүген "Матбугат.ру" хәбәрчесе аның туган нигезендә булып кайтты. Алсуның әнисе Миңзифа апа кызының бүлмәсеннән музей ясаган. Безгә кечкенә генә экскурсия ясады. Монда һәрнәрсә Алсуны хәтерләтә. Алсуның елмаюы, Алсуның тормышны яратуы... Дипломнарның монда бик азы гына...
-
EuroSkills - 2016 Европа чемпионатында Татарстаннан Вадим Поляков алтын медаль яулады
1-3 декабрьдә Швециядә һөнәри осталык буенча EuroSkills дигән бишенче Европа чемпионаты үтте. Анда 28 илдән 500 яшь һөнәр остасы катнашты. EuroSkills - ярыш кына түгел анда килүчеләр өчен эш эзләү, өйрәтә торган программалар һәм булачак югары квалификацияле яшь белгечләрнең очрашу урыны турында мәгълүмат алу. Бу - Европаның сәнәгать лидерлары җыела...
-
Кукмаралылар бүген Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә
9 декабрь - Россиядә Ватан Геройлары көне буларак билгеләнеп үтә. Советлар Союзы һәм Социалистик хезмәт геройлары исемнәренә лаек булучылар арасында якташларыбыз да бар. Кукмара төбәге Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Әхтәмов Сабир Әхтәм улы, Заһидуллин Фәхретдин Гыйльметдин улы, Воробьев Петр Егорович, Газизуллин Ибраһим Галим улы, Савин Николай Семенович кебек...