9 декабрь 2013 яңалыклары
-
Ярдәм итегезче, райондашлар!
Агымдагы елның 11 ноябрендә Битләнгер авылындагы хуҗалыгыбызда янгын чыгып, йорт-җир, каралты-кураларыбыз янып мизгел эчендә көлгә әйләнде. Йорт сатып алу, яңаны торгызу өчен дә бик күп акчалар кирәк. Бәлки, район халкы арасында безгә ярдәм тәргә теләүче мәрхәмәтле затлар табылыр. Саклык Банкында Маркова Лилия Миннахметовна исеменә ачылган шәхси итсәп-хисап счеты: 42307810262102002322/48 Банк...
-
Кукмара 4нче мәктәбендә узган семинарда башлангыч сыйныф укытучылары тәҗрибә уртаклашты
Кукмара 4нче урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының "Белем бирү сыйфатын күтәрүдә төркемнәрдә эшләү факторы" дигән темага район семинары үтте. Әлеге чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын камилләштерү" проекты кысаларында узды. Биредә башлангыч сыйныф укытучылары сингапур технологиясен кулланып яңа стандартлар буенча эшләү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар....
-
9 декабрь - Россиядә Ватан Геройлары көне
9 декабрь - Россиядә Ватан Геройлары көне буларак билгеләнеп үтә. Советлар Союзы һәм Социалистик хезмәт геройлары исемнәренә лаек булучылар арасында якташларыбыз да бар. Әйтик, советлар Союзы геройлары исемнәренә Сабир Әхтәмов, Петр Воробьев, Ибраһим Газизуллин, Фәхретдин Заһидуллин лаек булганнар. Социалистик хезмәт геройлары исемнәрен Рим Зарипов, Сергей Захаров, Әхмәтша Җиһаншин, Гыйльметдин Идрисов,...
-
Дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы һәр тармакка бурычлар билгеләде
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә районда барган төзелеш объектларын сафка бастыру, киләсе елда республикада бара торган программаларда катнашырга хәзерләнү, яңа ел бәйрәмнәрен һәм балаларның кышкы каникулларын файдалы итеп үткәрүгә хәзерлек чаралары күрү, эшмәкәрлекне үстерү, салымнар җыю, авыл хуҗалыгында продукция җитештерүне арттыру һәм башка мәсьәләләр турында сөйләшенде.
-
Шайбалы хоккей буенча район беренчелегендә Вятка Аланының "Шөн" командасы җиңде (+фото)
"Олимп" боз сараенда Россия геройлары көненә багышлап 1997-199 елларда туган үсмерләр арасында шайбалы хоккей буенча ачык район беренчелеге узды. Ярышларны ачуда район ветераннар оешмасы Президиумы әгъзалары катнашты. 7 команда катнашында узган турнирда беренче урынга - Вятка Аланы районының "Шөн", икенче-өченче урыннарга Кукмара-1 һәм Аш-Буҗи командалары лаек булды.
-
Кукмараның полиция бүлегендә Бөтенроссия халыкны кабул итү көннәре узачак
Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең полиция начальнигы Рамил Нургалиев 12 декабрь - Россия Конституциясе көнендә көндезге сәгать уникедән кичке сәгать сигезгә кадәр халыкны кабул итәчәк. Шулай ук шәхси мөрәҗәгатьләр өчен иртәнге сәгать тугыздан көндезге сәгать уникегә кадәр бүлек начальнигы урынбасалары тарафыннан кичектерелгән кабул итү көннәре оештырыла: 14...
-
“Бушлай - 1 мең сум” конкурсы дәвам итә
"Хезмәт даны" редакциясе 2014 елга газетага язылучылар арасында "Бушлай - 1 мең сум" дигән конкурс игълан итте. Рәсемдәге 1 мең сум акчаның ахыргы өч санын белгән кешегә әлеге акча биреләчәк. kukmor-rt.ru сайтына кереп фаразларны язарга була. Моның өчен сайтның баш битендәге "Бушлай - 1 мең сум" дигән конкурска кереп, сез...
-
Мөмкинлекләре чикләнгән Кукмара кызы Ольга Колесникованың кулында - пумала, күңелендә – хыял
Кукмара кызы Ольга Колесникова белән фатирларында очрашырга сүз куешкан идек. Бусагадан атлап кереп, хуҗалар белән берничә сүз алмашуга ук, биредә матурлыкка гашыйк, нечкә күңелле затлар яшәвен аңладым. Кызның картиналар иҗат итүен, кул эшләре белән шөгыльләнүен белеп килгән идем. Иң элек шул эшләре белән танышасым килде. Майлы буяулар белән язылган табигать...
-
Чиркәүләрне яндыручылар – динсезләр алар (сораштыру)
Соңгы вакытта республикабызда чиркәүләрне яндыру очраклары хәвеф тудырды. Гасырлар буе төрле милләт һәм дин вәкилләре иңгә-иң куеп яшәгән җөмһүриятебездә мондый вәхшилек кылыныр дип кем уйлаган? Дин тыелган заманнарда да уразаны, биш вакыт намазны калдырмаган мәрхүмә әбием: "Христианнар бәйрәм иткән көннәрдә эшләү ярамас",- дип әйтә иде. Шулай итеп, башка диннәрне хөрмәт...
-
Район прокуратурасында гражданнарны кабул итәчәкләр
12 декабрьдә район прокуратурасында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә. Кабул итү 12.00 сәгатьтә башланып, 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.