9 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Лубянда спорт һәм балалар мәйданчыклары ачылды (+Фото)
Бүген Лубянда күптән көтелгән сөенечле вакыйга булды. Мәктәп территориясендә заман таләпләренә туры китереп эшләнгән спорт һәм балалар мәйданчыклары ачылды. Ясалма чирәм түшәлгән спорт мәйданчыгында баскетбол, волейбол уйнау өчен мөмкинлекләр тудырылган булса, балалар мәйданчыгында атынгычлардан тыш, хәтта теннис өстәле дә бар. Төзелеш эшләрен "Строй-Гарант" оешмасы хезмәткәрләре алып барган. Тантанада район җитәкчесе...
-
Адай авылы клубында шәфкатьлелек сәгате узды (+Фото)
Адай авылы клубы мөдире шәфкатьлелек атналыгы уңаеннан башлангыч мәктәп укучылары белән "Шәфкатьлелек бизи кешене" дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырды. Балалар мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләрнең эш-гамәлләре белән таныштылар, аларның кешелеклелек кебек яхшы сыйфатларын үзләренә өлге итеп алдылар. Укучылар үзләренең күрше-тирә әби-бабайларына ничек тимурчылык итүләре турында сөйләделәр, олыны - олы, кечене кече...
-
Иң кыйбат ипи – Апас районында, иң кыйбат сөт – Теләчедә
Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе соңгы елларда республикада көндәлек мөһим азык-төлек товарларының бәяләрен тикшереп тора. Беренче чиратта, әлбәттә, ипи һәм сөт продукцияләренең бәяләре игътибар үзәгендә. Татарстанның 45 районы, шул исәптән Казан һәм Чаллы шәһәрләре кибетләрендә сатылучы, халык арасында аеруча популяр ак ипи, "Сельский", "Дарницкий" ипиләренең бәяләрен Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре атна...
-
Җырчы Азалия Зиннәт ябыгу серен чиште
Эстраданың популяр җырчысы Азалия Зиннәт озак вакыт югалып торды да, сәхнәгә бөтенләй башка образда килеп керде: җырчы "блондинка" булган һәм бик нык ябыккан! Үзе сөйләвенчә, җырчы аспирантураны тәмамлап, кандидатлык диссертациясен яклаган һәм докторлык диссертациясенә әзерләнә икән. - Укуга, гомумән, фәнгә мөкиббән мин. Күп белергә, белемле булырга телим. Хәзерге вакытта Казан...
-
8 яшьтән узган малайлар өчен РДКда бию түгәрәге оештырыла
Хөрмәтле әти-әниләр! Район Мәдәният йортында эшләп килүче бию түгәрәге 8 яшьтән узган ир балаларны түгәрәккә чакыра. Җитәкчесе, яшь белгеч, Казан шәһәренең "Сәйдәш" бию театры биючесе Раил Вәлиев.
-
Җиде яшьлек кыз 80 сәдәф витамин ашаган
Беренче сыйныфта укучы кызны агулану диагнозы белән хастаханәгә алып киткәннәр. Кыз дәресләрдән соң өйдә берүзе була. Ул тәмләп кенә өлкәннәр өчен витамин булып саналган «Ревит»ны 80 сәдәф ашый. Шуннан соң эче авырта, косасы килә башлый. Табиблар аңа ашыгыч ярдәм күрсәтәләр. Хәзер баланың тормышына бер куркыныч та янамый, әмма әти-әниләре әле...
-
Чит ил теле буенча БДИ 2022 елдан мәҗбүригә әйләнәчәк
Чит ил теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы 2022 елдан мәҗбүригә әйләнәчәк. Хәзерге вакытта чит ил телләрен укыту сыйфатын күтәрү программалары әзерләнә, дип хәбәр иткән РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов. "Әлбәттә, моңа кадәр мәктәптә чит ил телләрен укыту сыйфатын күтәрү программасы булдырылачак - хәзер педагоглар җәмәгатьчелеге мәктәптә филологик белем...
-
Кукмараның Планетарная урамында "Ишегалды бәйрәме" узды (+Фото)
Кичә Планетарная урамы утызынчы йорт янында беренче тапкыр "Ишегалды бәйрәме" үткәрелде. Әлеге йортта яшәүчеләр, күрше-тирә урамнардан килгән кунаклар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, шулай ук район җитәкчелеге белән дә очрашты. Район Мәдәният йорты үзешчәннәре дәртле көй-моңнарын бүләк итте, ә сәнгать мәктәбе укучылары балаларны биетте, уйнатты. Бәйрәм итәрлекләре дә бар: йортка...
-
Кәчимирдә янгын чыгып, бер хуҗалыкның каралты-курасы янып беткән
5 сентябрьдә, сәгать 13.40та, Кәчимир авылының Татарстан урамындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыга. Нәтиҗәдә каралты-кура янып көлгә әйләнә, торак йортның тышкы ягына, күршеләренең өй түбәсенә бераз зыян килә. Хәзерге вакытта янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклау эшләре бара, дип хәбәр итте Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Эльбрус Әхмәтҗанов. фото:...