9 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Кукмарада да Бөтендөнья матурлык көнен беләләр
Бүген бөтен дөнья күләмендә матурлык көнен каршылыйлар. Әлеге күңелле бәйрәмне Брюссельда урнашкан Халыкара Халыкара эстетика һәм косметология комитеты СИДЕСКО, 1946 елда уйлап таба. Кукмарада да матурлык көне уңаеннан төрле чаралар узачак. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
Кукмара районында авыл җирлеге депутатын сайлау буенча өстәмә сайлаулар үтте
Татарстан Республикасының Кукмара районы территориаль сайлау комиссиясе 8 сентябрьдә үткән Кукмара районының 7нче бер мандатлы Садовый сайлау округы буенча Березняк авыл җирлеге депутатын өстәмә сайлау нәтиҗәләрен игълан итте. Депутатлыкка кандидат Сибгатуллина Альбина Рашил кызы өчен сайлаучыларның 91, 7 проценты, ягъни 66 сайлаучы тавыш биргән. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
"Хезмәт даны" газетасында эчкече хатын-кызның тәүбәсе дөнья күрде
Исемем редакция өчен генә. Үзем турында башкаларга гыйбрәт булсын өчен сөйлим. Кәгазь алып яза башласам, кулым туктый. Ак кәгазь бите пычракка буяла кебек... Беләсезме, үземнән үзем җирәнәм кайвакыт... Мин бүген уңышка ирешкән, дәрәҗәм булган хатын-кыз. Алай гына да түгел, хәтта яшь кызлар кызыгырлык акыллы ирем, берсеннән-берсе тәрбияле өч улым бар....
-
Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин дүшәмбе киңәшмәсендә мөһим мәсьәләләр күтәрде
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә авыл хуҗалыгында булган бурычлар - фермаларны кышлату чорына хәзерләү, сөт җитештерүне арттыру, кыр эшләрен төгәлләү, кыр эшләреннән бушаган техниканы саклауга кую, пай җирләре өчен халык белән исәп-хисап ясау, хезмәт хакларын даими түләү турында сөйләшенде. Төзелеш, социаль һәм башка тармакларда да хәл ителәсе мәсьәләләр...
-
Кукмарада "Лизинг-грант", инновацион продукцияне җитештерү, эшмәкәрлеккә ярдәм итү турында сөйләштеләр
Район Советы бинасында эшмәкәрләр белән очрашу үткәрелде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чулпан Хәнәфина белән Арчаның эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге җитәкчесе Н. Сибгатовлар катнашты. Киңәшмә 2013 елда кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме программаларын тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган иде. Кече бизнес вәкилләре "Лизинг-грант" программасы, инновацион продукцияне җитештерүне сафка бастыруны эшмәкәрлеккә...