9 июнь 2017 яңалыклары
-
Кукмара районында янгын чыккан (фото)
Янгын-коткару частеннән алынган мәгълүматларга караганда, 8 июньдә 22.50 сәгатьтә 01 телефоны аша Кукмара янгын-коткару частенә Түбән Үрәс авылында каралты-куралар януы турында хәбәр килеп ирешә. Янгында гараж тулысынча янып бетә. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.
-
Кукмаралы иптәше белән сүзгә килеп аны үтергәнче кыйнаган
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 8 июнь көнне үзенең фатирында кыйналу эзләре булган 50 яшьлек ир-ат мәете табыла.
-
Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә
Белгечләр тарафыннан кабул ителү өчен үзегезгә уңайлы вакытка алдан ук язылырга, шулай ук кирәкле белешмәләргә алдан заказ бирергә һәм аларны үзегезгә уңайлы вакытта алырга мөмкин. Алдан язылу һәм документларга заказ бирүне 074 стационар телефоны, 8(84364)074-11 кәрәзле телефоны аша башкарырга була.
-
Бер мәхәббәт тарихы: яшьлектә бергә була алмаган Тәнзилә белән Рәхил Әхмәдуллиннар 20 елдан соң кавышкан
Рәхил абый Әхмәдуллин яныннан кешенең өзелгәне юк. Ул якын-тирәдә инде онытылып барган һөнәр - итеккә олтан салучы бердәнбер оста буларак билгеле. Тубыктан аягы булмаган Рәхил абый: «Аякка басарга мәхәббәт ярдәм итте», - ди. 20 елдан соң очрашу Тәнзилә апа белән Рәхил абый Әхмәдуллиннарның мәхәббәт тарихы турында китап язарлык. - Без...
-
Зур Сәрдектә яшәүче табиб Мәксүт Хәбибрахмановтан мунча себеркесе ясау серләре (фото)
Кукмара районы Зур Сәрдек авылында яшәүче табиб Мәксүт Хабибрахмановның төрле үләннәрдән чәй әзерләве хакында язманы күпләр кызыксынып укыды, ул сәламәтлек өчен файдалы мунча себеркесен әзерләү үзенчәлекләре турында да сөйләде. Җәйнең һәр көне санаулы, эшлисе эшләр бихисап. Аның аяз, матур көннәрендә мунча миллеге запасын да әзерләп калырга онытмагыз. Мәксүт әфәндедән бу...
-
Күкшел авылы тарихы турында китап чыгару өчен ярдәм кирәк
Якташлардан Күкшел авылы тарихы турында китап чыгару өчен матди ярдәм итүләрен сорыйбыз.
-
12 июнь – Россия көнендә булачак бәйрәм чаралары
19.00-22.00 сәгатьтә - Кукмара шәһәренең Җиңү Паркы каршындагы мәйданда халык иҗаты коллективларының "Минем җирем - чәчәк атучы җир" фестивале. 22.00-23.00 сәгатьтә - дискотека.
-
Татарстанның POZIS заводында янгын чыккан (фото, видео)
Яшел Үзәндә POZIS заводының бер цехында янгын чыккан, дип хәбәр итә Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте. Янгын турындагы мәгълүмат 7:20дә 112 телефонына килеп ирешә. Хәзерге вакытта биредә янгыннны сүндерү, коткару, сәбәпләрен ачыклау һәм тикшерү эшләре бара, дип яза "Шәһри Казан".
-
Уразаның өч көне дә миңа күп нәрсәне аңларга ярдәм итте
Насыйп булса, уразаның уртадагы өч көнен һәм соңгы өч көнен дә тотарга исәбем бар