9 май 2013 яңалыклары
-
Кукмарада 9 Май бәйрәме Җиңү паркы каршындагы мәйданда үтте
Бөеклеген берни белән дә тиңләштереп булмый торган Җиңү бәйрәмен һәр йөрәк дулкынланып көтәдер ул. Әнә бит, быел да район халкы, бердәм булып, Җиңү паркы каршындагы мәйданга җыйналган. Кулларына шарлар, чәчәкләр тоткан балаларга, ак яулыклы апалар, кәләпүшле бабайлар, күкрәкләренә орден-медальләр таккан ветераннарга карап сокланмый мөмкин түгел! Тантананың иң мөхтәрәм кунаклары, әлбәттә,...
-
Бөек Җиңү уңаеннан Кукмарада ветераннарга фатир тапшырылды
Районыбызда Бөек Җиңү бәйрәме шатлыклы вакыйга - поселокның Гафиятуллин урамында Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү, яшәү шартларын яхшырту буенча федераль программа кысаларында төзелгән 18 фатирлы йортны ачу белән башланып китте. Тантанада район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов, сугыш һәм...
-
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин кукмаралыларны Җиңү бәйрәме белән котлады
Хөрмәтле сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары, райондашлар! Сезне бөек һәм якты бәйрәм: 9 май - Җиңү көне белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Ул - 1418 көн һәм төн эчендә илебезнең бәйсезлеге өчен миллионлаган кешеләр корбан ителеп, күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге нәтиҗәсендә яуланган Җиңү. Районыбыздан Бөек Ватан сугышында 18 меңнән артык кеше...
-
Кукмара үзәк дәваханәсе бәйрәмнәрдә өч көн ял итә
Ил буйлап Җиңү бәйрәме уңаеннан тоташ көннәр буена ял итсәләр дә, кайбер оешмалар тулы көчләренә эшлиячәк. Кукмара үзәк дәваханәсендә исә 9,10 май ял көне, 11 май эш көне, 12 май ял көне, 13 май эш көне булачак. Ялларыгыз авыруларсыз, хәвеф-хәтәрләрсез үтсен! фото: http://gorodskaya-bolnitsa-1.g-sochi.ru/
-
Кукмарада батыр Габсәламнең гаиләсе табылды
70 ел элек Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен Габсәлам Гибайдуллинның Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүе һәм "Кызыл билге" орденына лаек булуы турында язган идек. Кичә, 8 майда, Кукмара туган якны өйрәнү музее мөдире Ләбүдә Дәүләтшина редакциябезгә шалтыратып, әлеге батырның гаиләсе табылуын хәбәр итте һәм "Бүләкләү листы"н тапшыру өчен...