8 декабрь 2017 яңалыклары
-
Кукмарада – вәгазь кичәсе
Мөбарәк Рабигуль-әүвәл аеның изге Җомга кичендә Кукмара Үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе үткәрелде.
-
Фото: Лубян “Атлант” клубында коррупция турында чаралар үткәрелде
Агымдагы елда "Атлант" яшүсмерләр клубында коррупциягә каршы пропаганда уңаеннан, 55 баланы җәлеп иткән "Коррупциягә - юк!" дип аталган рәсемнәр конкурсы үткәрелгән, өстәмә белем бирү педагогы Оксана Лаврентьева ярдәме белән "Коррупциягә каршы - бергә!" дигән темага әңгәмә оештырылган. Сөйләшү барышында, законны бозып, ришвәт алган затларга нинди җәза бирелүе турында да аңлатма...
-
Нырья авылында балалар бакчасы һәм ремонтаннан соң мәдәният йорты куллануга тапшырылды
Нырья авылында ике тантаналы вакыйга булды: яңа балалар бакчасы куллануга тапшырылды һәм капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ишекләрен ачты. Нырья авылы халкының шатлыгын уртаклашырга Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов, Удмуртия республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ишматова, удмурт милли- мәдәни автономия...
-
Фото: Район үзәк дәваханәсендә коррупциягә каршы тору комиссиясенең утырышы үткәрелде
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне якынлашу уңаеннан, үзәк район дәваханәсендә баш табиб Равил Халиев рәислегендә коррупциягә каршы тору комиссиясенең утырышы үткәрелде.
-
Күркәүч авылы мәчетендә Мәүлид кичәсе үткәрелде
Күркәүч авылы мәчетендә Мәүлид кичәсе үткәрелде. Кичәгә тирә-як мәхәлләләрдән кунаклар килгән иде. Пәйгамбәребез тарихы турында тулы мәгълүматлар сөйләнде, мөнәҗәтләр укылды. Авыл халкы сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табын әзерләгән иде. Күңелләребезне иман нуры тагын да ныграк яктыртсын, җылытсын, бәйрәмнәребез мөбарәк булсын. Әлфия ГАЗИЗУЛЛИНА
-
Һәр җомгада бүләк өләшәбез!
"Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасы редакциясе үзенең укучылары арасында төрле акцияләр уздыра. Декабрьдә һәр атнаның җомгасында "Язылучылар көне" оештырырга булдык. Ул көнне редакциягә килеп газетага язылучыларның һәммәсенә дә бүләкләр бирелә. 1 декабрьдә 10 декабрьдә кадәр газета-журналларга язылу ункөнлеге игълан ителә. Аның барышында "Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарына 2018 елның...