8 август 2013 яңалыклары
-
Олыяз мәктәбенең төзелеше 130 миллион сумга төшәчәк
130 миллион сумга төшәчәк Олыяз мәктәбе төзелеше бүген кызу темплар белән бара. Бүгенге көндә түшәм-диварларны агарту, идәннәргә плиткә җәю, җылылык, су, канализация системасын көйләү, территорияне төзекләндерү, спорт мәйданчыгы ясау бара. Кичә биредә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин һәм барлык төзелеш оешмалары җитәкчеләре катнашында күчмә киңәшмә үткәрелде, төзелеш барышына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
-
Кукмара почтамты эшкә почтальоннар эзли
Кукмара поселыгына, аның Туеш микрорайонына, Зур Кукмара, Нырья авылларына почтальоннар кирәк. Кызыксынучыларның 2-72-60 телефоны аша шалтыратуын яки Кукмара почтамтына мөрәҗәгать итүен сорыйбыз.