8 июль 2015 яңалыклары
-
Болгарда “Милләт” балалар лагере эшләячәк
26 июльдән 5 августка кадәр Болгарда "Милләт" белем бирү-сәламәтләндерү балалар лагере эшләячәк. Анда Россия төбәкләреннән, шулай ук Финляндиядән 8-16 яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр килер дип көтелә. "Милләт" лагереның максаты - балаларны шәхес итеп тәрбияләү, әхлакый яктан үстерү, аларның сәләтләрен ачу. Лагерь программасында татар, төрек һәм гарәп телләрен өйрәтү каралган. Балалар...
-
Китапханә яңалыклары
Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен "Дару үләннәре" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында укучылар дару үләннәре белән таныштылар, аларны ничек файдаланырга, ничек җыярга өйрәнделәр, үсемлекләрнең дәвалау үзенчәлекләре турында мәгълүмат алдылар. Китапханәче укучыларга "Дару үләннәре" дигән темага презентация күрсәтте. "Бу үсемлекләрне син беләсеңме?" исеме астында табышмакларга...
-
Югары Арбаш авылының су башнясыннан су ага да, ага (+Фото)
Югары Арбаш авылындагы су башнясыннан ничә еллар дәвамында җир өстенә су агып утыруы турында узган елның ноябрь аенда "Сорау-җавап" рубрикасы кысаларында хат бирелгән иде. Өркеш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ярмәхәммәтовның "Җиңелчә ремонт белән генә Югары Арбаш авылындагы су башнясын ремонтлап булмый, капиталь ремонт кирәк. Авыл җирлеге бюджетында башнялар ремонтларга акча...
-
Өлге авылында яшәүче Хатирә һәм Мөбарәкҗан Салиховларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды (+Фото)
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Өлге авылында гомер кичерүче Салиховлар гаиләсендә булып кайттык. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин Хатирә апа белән Мөбарәкҗан абыйга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале, Мактау грамотасы, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук район ЗАГС бүлеге мөдире Зөлфия Латыйпова, Манзарас авыл җирлеге башлыгы...
-
Рамазан – изгелекләр ае
Безне сабырлыкта, тугрылыкта сынаган , бик күп әҗер-саваплар чыганагы булган, һәр ихласлы мөэмин-мөселманны шатландырган изге Рамазан ае бара. Шушы айны зикер кылып, Аллаһы Тәгалә әйтә: «Кем дә кем бу айга ирешсә, руза тотсын». Балигълык яшенә җиткән, сәламәт, акыл иясе булган һәр мөселман ир һәм мөслимә хатын-кызга Рамазан аенда руза тоту...
-
Мамадышның Питрау Сабан туена Пелагеяның килүе көтелә
Мамадыш районының Җөри авылында Питрау бәйрәме 11 июльдә узачак, дип яза http://mamadysh-rt.ru.. Быел керәшеннәрнең Питрау сабантуена популяр Россия җырчысы, Беренче каналдагы "Голос" проектын алып баручыларның берсе Пелагея килергә җыена икән. Бу хакта Нократ (Вятка) сайты http://mamadysh-rt.ru хәбәр итә. Башкала йолдызы кайсы мәйданчыкта һәм кайсы вакытта чыгыш ясаячагын бәйрәм алдыннан сөйләрбез,...
-
Төркиядә Түбән Кама кызыннан кол ясый язганнар
Кыз Төркиянең Кемер шәһәренә эшкә китеп, коллыкка төшә язган. Кунакханә җитәкчесе аңа үзе белән җенси мөнәсәбәткә керергә кушкач, ул илдән качып китә. Аңа аена 850 доллар хезмәт хакы тәкъдим иткән булганнар. Әлеге эшне ул Татарстанда, эш тәкъдим итүче ышанычлы бер фирма аша таба. Ләкин, Төркиягә баргач алданганын аңлый. Коллыкка эләгә...
-
90 яшьлек әби 9нчы кат тәрәзәсеннән егылып төшкән һәм исән калган
Яшел Үзән шәһәрендә 90 яшьлек әби 9нчы кат тәрәзәсеннән егылып төшә һәм исән кала. Бу хәл төнлә була. Баш җәрәхәтләре алган пенсионер әбине дәваханәгә алып китәләр. Хәзер бу фаҗиганең сәбәпләрен тикшерү бара, дип хәбәр итә prokazan.ru сайты. Моңарчы тәрәзәдән балаларның ялгыш егылып төшүе хакында гына ишетә идек, өлкән яшьтәгеләр дә...
-
“Мобиль төркем” Кәркәүч авылында булып кайтты (+Фоторепортаж)
Бу - "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлеге тарафыннан планлаштырылган чараларның берсе. Бригада составында "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, авыл җирлеге вәкиле, Кәркәүч мәчете имамы бар иде. Өлкәннәр белгечләр белән аралашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, шәфкать туташы исә социаль-медицина ярдәме күрсәтте. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы...
-
Йорт-җирсез урамда калган Галиәхмәтовлар гаиләсенә райондашларның ярдәме кирәк
18 июнь көнне гаиләбезгә авыр кайгы килде. Хуҗалыгыбызда янгын чыгып, йот-җир, каралты-кура, бар милкебез мизгел эчендә янып кара күмергә әйләнде. Хәсрәтле көнебездә рухи һәм матди ярдәм күрсәтүчеләр шактый күп булды, һәммәсенә дә рәхмәт аларның. Әмма яңа йорт җиткерү өчен бик зур суммада акчалар кирәк. Бүгенге көндә безнең өчен һәр тиен...
-
Түбән Арбаш клубында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп уздылар (+Фото)
Мәдәният йортлары беркайчан тынып тормый. Түбән Арбаш клубында да шушы көннәрдә "Бәхетебез булсын түгәрәк" дигән чара узды. Бәйрәм концерт номерлары, тәбрикләүләр белән үрелеп барды, дип хәбәр итә Энҗе Гайнетдинова.