8 июль 2013 яңалыклары
-
Кол Шәриф мәчете - бишенче урында
Россия символлары булырдай тарихи һәм мәдәни объектларны сайлау өчен оештырылган "Россия 10" проектының беренче этабы тәмамланды. Һәр федераль округтан 10 объект икенче турга узды. Алар арасында Кол Шәриф мәчете дә бар. Тавышлар саны буенча ул бишенче урында. Аның өчен 210 мең 682 мәртәбә тавыш биргәннәр. Кичә проектның икенче этабы башланды....
-
Мәчкәрә коррекция мәктәбе укучылары Рәсәй олимпиадасында призлы урыннар алды
Россия буенча узган махсус олимпиадада Мәчкәрә коррекция мәктәбендә укучы Наил Кондратьев һәм Илнар Шәмсиев өстәл теннисы буенча өченче һәм дүртенче урыннарга лаек булганнар. Мини-футбол буенча исә Мәчкәрә коррекция мәктәбе командасы икенче урынны яулаган. Барлык җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгән. фото: http://central-asia.tj/2012/10/08/v-uz2012/
-
Әлегә районыбыз басуларында саранча юк
Татарстанга саранча ябырыла. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үткән киңәшмәдә министр Марат Әхмәтов әнә шулай дип белдерде. Саранчаның 20 муниципаль районда 50 мең гектар җиргә таралуы билгеле. Узган елларда ул көньяк районнарда гына булса, быел инде Алабуга районы басуларына да килеп җиткән. Корылыкта саранча аеруча тиз үрчи. Әлегә районыбыз...
-
Кукмаралылар Пермьга барып кайтты (+фоторепортаж)
IV Бөтенроссия авыл Сабан туе быел Пермь өлкәсенең Барда авылында узды Барданы икенче төрле "Казлар иле" дип йөртәләр. Бер риваять буенча, елгада каз куып йөрүче әбекәйдән сәяхәтчеләр: "Бу нинди авыл?" - дип сорагач, ул: "Казым акты, бар да!" - дип җавап кайтарган. Казымакты елгасы, Барда авылы шуннан килеп чыккан да......
-
Район халкы сусызлыктан тилмерә
-Безнең Зур Кукмара авылындагы Мәктәп урамында җәй җитсә елның-елында су булмый. Бу проблеманы кайчан хәл итәрләр икән? Ислам Гыймадиев, сугыш һәм хезмәт ветераны. Хатка авыл җирлеге башлыгы Марат Галиев җавап бирә: -Эссе көннәрдә шәхси хуҗалыклар бакчада яшелчәгә су сибәләр. Су башняларында насослар туктаусыз эшләп торсаларда, су җитми. Су кытлыгыннан чыгу...