8 май 2015 яңалыклары
-
Олыяз авылында һәйкәл ачылды (+ФОТО)
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә районыбызның Олыяз авылында мөһим вакыйга - һәйкәл ачу тантанасы узды. Әлеге чарада район җитәкчесе Сергей Димитриев, "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, җирлек башлыгы, чакырылган кунаклар, сугыш һәм тыл ветераннары, мәктәп укучылары катнашты. Тәбрикләү сүзләреннән соң, һәйкәл ачылды, бәйрәм җыр-биюләр белән дәвам итте. Тантанадан...
-
ИлГәрәй кызы белән юл һәлакәтенә очраган
6 май көнне кичке алтыларда Казанның Җиңү проспекты тирәсендә җырчы ИлГәрәй машинасы белән һәлакәткә юлыга. Олы кызы Әдилә белән балалар өчен күңел ачу чаралары уза торган сәүдә үзәкләренең берсенә юл тоткан була. Әдилә алгы урында махсус балалар өчен эшләнгән креслосында утырып бара. Кирәк бит, нәкъ кызы утырган яктан, ягъни машинаның...
-
Зур Сәрдек гимназиясе каршында бәйрәм-митинг узды (+ФОТО)
Зур Сәрдек гимназиясе каршысында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм-митинг уздырылды. Кунак булып килгән ветераннарыбыз каршында үзешчәннәребез һәм укучылар концерт куйдылар. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташларыбыз Маһинур апа һәм Габделхай абый Сәмигуллиннар өч сугыш ветераны булган әтиләре Сөнгать ага Йөзмиев турында мәктәп музеена махсус альбом эшләтеп алып кайтканнар. Альбомны һәм...
-
Рөстәм Гайзуллин өр-яңа телевизион тапшыру алып бара башлаган
Тинчурин театры артисты, "Болгар радиосы"нда "Чәк-чәк шоу" тапшыруының алып баручысы Рөстәм Гайзуллиннан хәлләрен белештек. Менә ниләр сөйләде: - "Яңа Гасыр" каналында өр-яңа тапшыру алып бара башладым. "Караоке-батл" дип атала. Миләүшә Айтуганова көз көне үк тәкъдим иткән иде. Игътибарлы тамашачы сизгәндер, шуңа күрә "Музыкаль дистә"дән дә юкка чыктым. Кичә беренче тапшыруны...
-
Түбән Үрәс мәктәбенә Советлар Союзы Герое Петр Воробьев исеме бирелде (+фото)
Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә Түбән Үрәс авыл җирлегендә истәлекле, тарихка уелып кала торган вакыйга булды: Түбән Үрәс урта мәктәбенә Советлар Союзы герое Петр Воробьев исеме бирелеп, мемориаль такта куелды. Чарада геройның килене Лидия һәм улы Анатолий Воробьевлар да катнашты. Ризилә КОРБАНОВА Петр Воробьев чыгышы белән әлеге җирлеккә караучы Танькино...
-
9 Май бәйрәмендә өч көн ял көтә
9 Май шимбә көнгә туры килү сәбәпле, ял көне 11 майга күчерелә. Шул рәвешле, 9, 10, 11 май көннәрендә ял итәчәкбез.
-
Кукмара районында кайберәүләр әти-әниләренә кул күтәрүдән дә тайчынмый
26 апрельдән 3 майга кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә 82 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның бишесе җинаятьләр турында. -29 апрельдә, көндезге сәгать өчләр тирәсендә, 44 яшьлек Чишмәбаш авылы кешесе өендә әти-әнисен кыйный; -30 апрельдә, 23.15 сәгатьләр тирәсендә, 58 яшьлек Зур Кукмара кешесе, кулына пычак тотып, хатынына...
-
Кукмарада бәйрәм салюты кичке сәгать унда була
Бөек Җиңү бәйрәме программасында Кукмараның үзәк урамы буйлап тантаналы төстә Җиңү паркына бару, тантаналы митинг, Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары катнашында концерт, район беренчелегенә җиңел атлетика буенча эстафета, сугыш еллары җырларына тантаналы биюләр, концерт һәм дискотека бар. Бәйрәм салюты исә кичке сәгать унда була. фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
9 Май көнне кукмаралыларны нинди һава торышы көтә?
Иртәгә Бөек Җиңү көнендә синоптиклар безне нинди фаразлар белән сөендерерләр икән? Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, 9 майда аязучан болытлы һава булуы көтелә, температура +8, +12 градус тирәсендә тирбәләчәк. Атмосфера басымы 748 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә. Һава торышы нинди булуга карамастан, кәефләрегез күтәренке, сау-сәламәт һәм бәхетле булыгыз! фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Әле дә тавышымнан таныйлар, ди “Кукмара авазы” радиосында диктор булып эшләгән Алмаз Гарипов
Әхмәт Гариф исеме радиотыңлаучыларга яхшы таныш, дип беләм. "Кукмара авазы" радиосы дикторы булып эшләгән бу яшь ир үзенең йомшак, бәрхет тавышы белән күпләрнең күңелен яуларга өлгерде. Әлеге исем аның псевдонимы икәне бик аз кешеләргә генә мәгълүм булгандыр. Инде сер пәрдәсен ачар вакыт җиткән, дип уйлыйм: Алмаз Гариповны бу юлы газета...
-
Зур Сәрдек җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре авылларда концерт куйды (+ФОТО)
Зур Сәрдек авыл җирлегенә кергән мәдәният учакларында эшләүчеләр бергәләп, Бөек Җиңү көненә багышланган "Яз шатлыгы күңелләрдә!" концерт программасы белән җирлеккә кергән барлык авылларда чыгышлар ясадылар. Зур Сәрдек, Адай, Аш-Буҗи,Чишмәбаш, Купка авылы сәхнәләре бу көннәрдә гөр килеп торды. Рәмзия ХӨСӘЕНОВА хәбәре һәм фотолары
-
Районыбыз ветераны теплоходта круизга чыгачак
18 майдан 29 майга кадәр ветераннар өчен Идел елгасында Казан-Мәскәү-Казан маршруты буенча теплоходта круиз оештырыла. Әлеге круизда районыбызның сугыш ветераны Касыйм Дәүләтов катнашачак. фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Кукмарада мөселман зиратын чистарту өмәсе була
10, 11 майда Кукмара мөселман зиратын чистарту өмәсе була. Башлана сәгать 8:00дә. фото: https://yandex.ru/clck/redir