8 май 2013 яңалыклары
-
Бөек Җиңү көнендә кукмаралыларны нинди бәйрәм чаралары көтә?
Иртәгә, 9 Май - Бөек Җиңү көнендә Җиңү паркы каршындагы мәйданда үткәреләчәк бәйрәм чаралары: 8.30 сәгатьтә - Кукмара поселогының Гафиятуллин урамында ветераннар өчен төзелгән йортны ачу тантанасы. 10.00 сәгатьтә - Җиңү паркы каршындагы мәйданда парад һәм театральләштерелгән митинг. 11.30 сәгатьтә - җиңел атлетика эстафетасы. 20.00 сәгатьтә - Җиңү паркы каршындагы...
-
Кукмарада да Герой исеменә тәкъдим ителүчеләр бар
Республикада хөкүмәт бүләкләренә тәкъдим ителеп тә, төрле сәбәпләр белән аларны ала алмаган Бөек Ватан сугышы ветераннарын барлый башладылар. Районыбыздан да Герой исеменә тәкъдим ителүчеләр бар. "Российская газета"да Гибайдуллин Абсалям Галиловичның (документта шулай язылган - Г.Г.) Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүе турында мәгълүмат укыгач, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы...
-
Түбән Үрәс Әлмәндәре
Сугыштан соң үзенең бар гомерен элемтә хезмәтендә эшләүгә багышлаган ветеран Тазмиев Каюм абыйны күргәч, Шәүкәт Биктимеров күз алдына килде. Карап торышка нәкъ Әлмәндәр карт инде - башында чигүле түбәтәй, өстендә камзул, йөзендә хәйләкәр елмаю... Әмма Әлдермеш бабае түгел, ә Түбән Үрәснең салкын чишмә суларын эчеп үскән, солдат хезмәтенә алынып, яу...
-
Кукмарада бүген көчле җил булуы көтелә
Татарстан синоптиклары кисәтүенчә, бүген, 8 майда Татарстанда, шул исәптән Кукмара районында төньяк-көнбатыштан исүче көчле җил көтелә. Кукмара буенча җилнең тизлеге 16 м/с җитәргә мөмкин икән. Һава температурасы 15 градуска кадәр күтәреләчәк. фото: http://www.mirgeografii.ru
-
Аш-Буҗида шигырь бәйрәме
Аш-Буҗи авылы китапханәсендә 3-4 сыйныф укучылары катнашында "Бөек Ватан сугышы һәм язучылар" дигән кичә уздырылды. Китапханә мөдире Алсу Ярмиева укучыларны Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучылары Фатих Кәрим, Абдулла Алиш һәм Муса Җәлил белән таныштырды, презентация уздырды. Укучылар үзләре дә әлеге язучыларның шигырьләрен сөйләп үттеләр. Шулай ук "Бөек Ватан сугышы...