8 апрель 2015 яңалыклары
-
Авыл җирендә иң хөрмәтле кешеләрнең берсе - мал табибы
Авыл җирендә иң хөрмәтле, абруйлы кешеләрнең берсе - мал табибы дисәм, беркем каршы килмәс. Сыерының имчәге бозылганда да, бозаулаганда да, терлеге көтүдән имгәнеп кайткан очракта да, авыл кешесе, көн-төн дип тормыйча, әлеге белгечнең ишеген кага. Кечкенәдән үк әти-әнисе Миннемулла абый белән Нәфисә апага йорт-җирдәге мал-туарны тәрбияләргә булышып үскән Зур Кукмара...
-
Кукмарада авария: “ВАЗ-21074” сигез яшьлек баланы бәрдергән
6 апрельдә, көндезге сәгать уникедә поселокның Ворошилов-Ленин-Октябрь урамнары кисешкән урында юл фаҗигасе була. ВАЗ-21074 автомобиле шоферы 2006 елгы укучы баланы бәрдерә. 8 яшьлек малай светофорның кызыл уты янган вакытта кисәк кенә җәяүле юлына йөгереп чыккан була. Нәтиҗәдә укучы төрле тән җәрәхәтләре ала. Юлларда һәркемнең игътибарлы һәм сак булуы сорала. Фирдүс...
-
Өр-яңа акция: “Ялга чыксаң – казан ас!”
Май бәйрәмнәре якынлаша, җәмәгать. Аны хезмәт һәм ял бәйрәме буларак үткәрү гадәткә кергән. Ягъни өй тирәсендә, бакчаларда тырышып эшлибез дә, күмәкләшеп табигать кочагына ял итәргә китәбез. Балык тотып, шашлык кыздырып, казанда уха пешереп, рәхәтләнеп бер сыйланып кайтсаң, кышкы талчыгулар юып алгандай юкка чыгар. Ял итәргә җыенучыларга бездән бүләк - учак...
-
РДКда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәрби-патриотик концертлар бара
Бу көннәрдә районыбыз предприятие-оешмалары, учреждениеләр район Мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәрби-патриотик концерт-тамашалар күрсәтәләр. Дүшәмбе көнне Кукмара беренче гимназиясенең концерты булды. Халык күп килгән иде. Анда 1нче сыйныф укучыларыннан алып өлкән укытучыларга кадәр чыгыш ясады. Тамаша бик эчтәлекле булды: сугышның башланган көненнән Җиңү көненә хәтле ниләр генә күрмәгән...
-
Балачакка алып кайтты
Быел Марат Хисмәтовның "Хезмәт даны" газетасының беренче санында чыккан Янил базары турындагы язмасын укыгач, күңелләр әллә нишләп китте. Минем генә түгел, күпләрнең хәтерендә истәлекләре яңаргандыр. Мин дә әни белән күрше Гайшәбикә апага ияреп, иң беренче тапкыр базарга барганымны яхшы хәтерлим. Әни чормадан бик матур, уенчык кебек кечкенә чабаталар алып төшеп,...
-
Кәҗә елы (шигырь)
Ат елында төптән җигелеп, Тарттым тормыш арбасын. Кәҗә елында ял итәм - Үкенечкә калмасын. Кәҗә кечкенә булса да, Зур хайванга санармын. Мамыгыннан шәл бәйләрмен, Сыер итеп савармын. Кәҗә кебек вак-вак атлап Гел кунакка йөрермен, Бәлки әле чәй эчәргә Сезгә дә бер керермен. Кәҗә елына дип теккән Күлмәгем бар килешле. Диңгезләргә...
-
Кукмаралылар пауэрлифтинг буенча Татарстан чемпионатында катнаштылар
Яшел Үзән шәһәрендә пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үтте. Үз үлчәү категорияләре буенча Валентина Борисова, Ләбибә Талипова (Кукмара) - беренче, Рамил Фаткрахманов (Чишмәбаш) - өченче, Алексей Семенов (Югары Комар) дүртенче урынга лаек булдылар. фото: https://yandex.ru
-
Барысы да батып үлгәннәр
5 апрельдә Кытайның Гуандун провинциясендә булган бу фаҗига. Мәетләрне искә алу көнендә зираттан кайтып килгән 17 яшьлек кыз су буена кулларын юарга төшкән. Шулчак суга егылган. Якыннары аңа ярдәмгә ашыккан. Алар арасында 13 һәм 15 яшьлек үсмер дә булган. Әмма беркем дә юньләп йөзә белмәгән. Нәтиҗәдә 7 кешелек гаилә, шул...
-
Дүрт капчык бәрәңге Манзараста яшәүче Әхәт абый Рәхмәтуллинга чыкты (+ФОТО)
Дүрт капчык бәрәңге дә иясен тапты. Манзарасның Тау асты урамы, 4 йортта яшәүче Әхәт абый Рәхмәтуллинга насыйп булды ул. Быелның икенче яртыеллыгы өчен газетабызга язылучылар арасында дүрт капчык яхшы сортлы орлык бәрәңгесе уйнатачакбыз, дип акция игълан иткәч, анда катнашырга теләүчеләр саны биш йөз кешедән артып китте. "Вахитнең бәрәңгесе шәп аның,...