7 декабрь 2015 яңалыклары
-
Балалар бакчасында 3 яшьлек сабый үлгән
Иртән балалар бакчасы мәйданчыгында уйнап йөргән кыз бала махсус ясалган тауның баскыч арасына башын тыга һәм тыны кысылудан җан бирә. Барыбыз да гыйбрәт алырлык бу хәл Новосибирскида булган. Җирле тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 2 нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү органнарының беренчел фаразлары буенча,...
-
Чуллы авылында атна саен аулак өйгә җыелалар
Без, Чуллы авылы хатын- кызлары бик күңелле, матур яшибез. Китапханәче Венера Хаҗиева теләге булган барлык гүзәл затларыбызны җыеп, атнага бер тапкыр - чәршәмбе көнне "Аулак өй" үткәрә. Без бу көнне атна башыннан ук көтеп алабыз. Әлеге түгәрәккә яшьләр генә түгел, өлкән яшьтәге апа-ханымнар да бик теләп йөриләр. Без "Аулак өй"дә...
-
Шамил Солтанов 60 яшьлек юбилеен алдына яңа максатлар куеп каршы ала
Шамил белән аның Каенсар авылының иң читендә урнашкан өе янәшәсендәге ферма янында басып торабыз. Биредә моннан өч ел элек, әле бинаның нигез ташлары салына башлаган вакытта да булырга туры килде. Ул вакытта Шамилнең эше тыгыз иде: төзелеш материаллары кайтартырга, суүткәргеч сузарга, бу эшләрне башкарып чыгу өчен кредит алу артыннан йөрергә,...
-
Коточкыч юл фаҗигасе: ике шофер да үлгән
Кичә, 6 декабрьдә, 11:12 сәгатьтә М-7 Волга "Мәскәү-Уфа" трассасының 1097 нче чакрымында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Беренчел фаразлар буенча, "ВАЗ-2114" машинасы белән идарә итүче 31 яшьлек ир-ат куркынычсыз тизлек режимын бозып, каршы як полосага чыга һәм "ВАЗ-2107" автомобиле белән бәрелешә. Машина йөртүче 31 яшьлек ике ир-ат та һәлак булган. Якыннарына...
-
Күппрофильле лицей укучылары “Тыныч таңнарда-батырлар даны” дигән конкурста катнашты
"Сабантуй" журналының Арча Укучылар сарае хезмәткәрләре белән берлектә Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Тыныч таңнарда-батырлар даны" дигән конкурс игълан иткәнен белгәч, укучыларым белән катнашырга уйладык. Конкурста 1-11 нче сыйныфларда белем алучылар әдәбият, журналистика һәм сынлы сәнгать номинацияләрендә көч сынаштылар. Күппрофильле лицейның 4 нче сыйныф укучылары Зәринә Бариева журналистика номинациясендә беренче дәрәҗәле...
-
Самолет бортында бала үлгән
Махачкаладан Мәскәүгә очучы самолет бортында 12 яшьлек малайның гомере өзелгән. Малайның әти-әнисе белән клиникага тикшеренү үтәргә барышы булган, дип яза Lifenews. Ул каты авырудан интеккән, диелә. Самолетта очканда бала әтисенең алдында йокыга китә. Самолет инде төшеп утыргач, әтисе улын уята башлый һәм шул вакытта улының исән булмавын аңлап ала. чыганак:...
-
Кукмаралылар милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча советның утырышында катнашты
Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча советның утырышы үткәрелде, аны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Видеоконференция режимында үткәрелгән чарада районның милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча комиссиясе әгъзалары катнашты. Утырышта куелган бурычларның барысы районыбызга да кагыла. Берничә милләт халкы яшәгән районыбызда бу юнәлештә эшчәнлекне тагын да җәелдерергә кирәк.
-
Авылларга йөрүче автобусларны туктату халыкка зур кыенлык тудырачак
1 декабрьдән авылларга йөрүче маршрут автобусларын ябалар дип ишеткән идек. Хәзер моны 7 декабрьгә кадәр кичектергәннәр дип сөйләшәләр. Кукмара-Лельвиж автобусының да кичке рейслары бетәчәк икән. Безнең Купка авылы балалары кич белән шушы маршрутта Зур Сәрдек гимназиясенә бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек курсларына баралар. Шулай ук Аш-Буҗидан да мәктәпкә балалар күп йөри...
-
Кече Чура һәм Лельвиж авыллары халкы яңа клублы булачак
Быел республика Президентының "Һәр авылга - мәдәният йорты" программасы нигезендә районда колачлы эшләр башкарылды. Мәмәшир авылында 200 урынлы мәдәният йорты төзелде, Чарлы мәдәният йортына зур ремонт ясалды. Бүгенге көндә Түбән Өскебаш мәдәният йортын яңарту эше бара, ә Кече Чура, Лельвиж авылларында яңа клублар калкып килә. Киләсе елда исә район һәм...