7 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Кышкы резинага күчмәгән өчен штраф яныймы?
Татарстанның ЮХИДИ идарәсе кышын җәйге резинада йөргән өчен штрафлар салынмаячак дип белдерде. Моңа кадәр әлеге кагыйдәне бозган өчен 500 сумлык штраф яный дигән хәбәрләр таралган иде. Әмма ЮХИДИда искәртеп узганча, җәйге һәм кышкы резинаны машинага берьюлы куярга ярамый. Бу очракта менә штраф салырга мөмкиннәр. Шул ук вакытта 2015 елда Таможня...
-
Путин Россиядән Мисырга очучы самолет рейсларын туктатырга әмер биргән
Россия Президенты Владимир Путин, 6 ноябрь көнне ФСБ җитәкчесе Александр Бортниковның Россиядән Мисырга очуны вакытлыча туктатып тору хәерлерәк дигән фикеренә кушылып, самолет рейсларын туктату турында карар кылган. Бу хакта Президентның пресс-сәркатибе Дмитрий Песков биргән мәгълүматка таянып «Интерфакс» яза. Песков сүзләренчә, шул ук вакытта Путин махсус хезмәтләрнең хәзерге вакытта Мисырда булучы...
-
"Яшьләр-онлайн" тапшыруын алып баручы Венера Иванова ник имиджын үзгәрткән?
«Яшьләр-онлайн» тапшыруының алып баручысы Венера Иванова шушы арада яңа образда күренде. Бил тиңеннән үк булмаса да, шактый озын, матур чәчен «карэ» итеп кистергән ул. - Статистикага карасаң, көз аенда туганнар депрессиягә сирәк бирешә. Мин дә көз кызы бит. Чәч кистерүне депрессия дип уйларга кирәкми. Бер генә урында утырырга, бер төрле...
-
Балалар Сәрдекбаш китапханәсендә кунак булды (+Фото)
"Сәнгать көне" уңаеннан "Ләйсән" балалар бакчасы Сәрдекбаш авыл китапханәсендә кунакта булып китте. Китапханәче Нәбиева Гөлназ "Сәнгать - тәрбия чарасы ул" дип аталган әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында Габдулла Тукайның "Су анасы" әкиятенә курчак театры күрсәтелде. Соңыннан балалар татарча мультфильмнар, китаплар карадылар, журналлардагы биремнәрне эшләделәр. Гөлназ НӘБИЕВА
-
Кукмараның "Олимп" боз сарае яңа автобуслы булды (+Фото)
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан ратушасында Татарстанның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренә 11 "Нефаз" автобусы ачкычлары тапшырды. Әлеге автобуска районыбызның "Олимп" боз сарае да ия булды. Илназ Саматов хәбәре һәм фотолары.
-
Зур Сәрдек авылында балалар мәйданчыгы ачылды (+Фото)
Тугыз төрле корылмадан торган әлеге мәйданчык озын гомерле булсын. Балаларны мәйданчыкка алып килегез, саф һавада уйнап, сәламәт булып үссеннәр! Рәмзия Хөсәенова.