7 август 2015 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова: Безгәме соң кеше сөйләргә?!
Күптән түгел яхшы таныш булмаган кешеләр белән бер табын артында утырырга туры килде. Алар бөтенесе дә бер-берсен күптәннән белгәнгәдер инде, әлбәттә, сөйләштеләр дә сөйләштеләр... Дөресрәге, кеше сөйләделәр дә сөйләделәр. Яманлап әйтәсем килми, бәлки кемне сөйләгәннәрен белсәм, мин дә берәр сүз кыстырган булыр идем. Иң кызыгы шунда: ярты сәгатьләп ниндидер хатынны...
-
Бию мәктәбе укытучылары базарда стриптиз биегән
Чаллы шәһәренең бер базарында ял көнендә өйлә тирәсендә бер төркем кызлар, кәттә машинадан музыка уйнатып, стриптиз биеделәр. Колга тирәсендә алай да, болай да итеп, үрмәләп тә карадылар. Стриптиз биюче шушы гүзәл затлар бию мәктәбе укытучылары булып чыкты. Мәктәп җитәкчесе Ләйсән Хәсәншина үзләренең биюләрен стриптиз дип атауларына теше-тырнагы белән каршы, без...
-
Кукмара район Советының 45нче сессиясе булды (+Фото)
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: беренче яртыеллыкка каралган район бюджетының үтәлеше, район Советының "Кукмара муниципаль районының 2015 елга һәм планлы 2016 һәм 2017 елларга бюджеты турында"гы 19.12.2014 елгы 62 санлы карарына үзгәрешләр кертү проекты, бюджет тәэмин ителешен тигезләү өчен бирелүче дотацияне 2015 елга һәм 2016-2017 елларга район бюджетына физик затларның...
-
Кукмарада балалар поликлиникасы ачылды (+Фото)
Бүген район үзәк дәваханәсендә бик матур чара булды. Терапия корпусының беренче катында зур ремонт эшләреннән соң, заманча җиһазландырылган, барлык уңайлыклары булган балалар поликлиникасы үзенең ишекләрен ачты. Тантаналы чарада район җитәкчесе Сергей Димитриев белән берлектә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин да катнашты. Алар башкарылган эшләрне югары бәяләп, дәваханә хезмәткәрләренә...
-
Йөрәгемнән хәзер зарланмыйм
Биш-алты ел элек аңсыз егылып, хәлсезләнеп авырта башлаган идем. Йөрәк чире булып чыкты бу. Үзәк район дәваханәсе табибы, кардиология бүлеге мөдире Ринат Җиһаншин йөрәгемә стимулятор куярга тәкъдим итте. Бу аппарат Казан дәваханәсенә кайтуга миңа хәбәр итте. Курыкма, дип мине тынычландырды. Куйдыру өчен дә Казанга барырга кирәк иде, миңа Ашыгыч ярдәм...
-
Ярдәм булса, эштән курыкмыйбыз
Авыл хужалыгында иң мөһим эшләрнең берсе - игеннәрне урып-җыю бара. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә республика районнарында булып, урак эшләренең барышына үзе контрольлек итә. Татарстанда эшләп килүче утыз республика президент программалары арасында авыл хуҗалыгына кагылышлылары булу да әлеге тармакка зур игътибар күрсәтелү турында сөйли. Шуның нәтиҗәсе буларак,Татарстан күп икътисадый...
-
Помидор тозлау рецепты
Помидор тозлый белмәгән кеше юктыр инде. Шулай да, үзем тозлый торган ысулны газета укучыларга да тәкъдим итәсем килә. 3 литрлы стерильләштерелгән банка төбенә күп итеп, урта бармак биеклегендә кишер яфрагы тутырабыз (әлеге ысулның үзенчәлеге дә шунда) һәм кискәләп, я булмаса тишкәләп, помидорларны салабыз. Рассол ясыйбыз: Кайнап торган суга 2 чәй...
-
Кукмаралыларны видеорежимда Сәрия Сабурская кабул итәчәк
17 августта Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская видеорежимда гражданнарны кабул итәчәк. Сәрия Сабурскаяга мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр 15 августка кадәр 2-70-77 телефоны аша районның җәмәгать кабул итүенә шалтыратып хәбәр итәргә тиешләр. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=773.ITTnLmjXZBziIqH_udW-
-
68 яшьлек әби 20 ел дәверендә 10 кешене үтергән һәм һәр адымын көндәлегенә язып барган
20 ел дәвамында "убырлы карчык" кешеләрне үтереп, тураклап күмеп барган. Тамара исемле әбинең якынча корбаннары арасында - ире, 79 яшьлек пенсионер ханым Валя. Күптән түгел иренең туракланган гәүдәсен аның йорты янындагы түтәлдән казып алганнар. Үтерүче кешеләрнең гомерен өзү турында теләр теләмәс кенә сөйли икән. Петербургта булган бу вакыйга бар халыкны...