7 август 2014 яңалыклары
-
Балаларга портфельләр тапшырылды (+фото)
2007 елдан башлап Бердәм Россия" сәяси партиясе тарафыннан"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе тормышка ашырылып килә. Бүген дә Җиңү паркында бу традициянең матур үрнәге булды. Райондашларыбыз, җитәкчеләр, оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр быел да хәйрия эшендә актив катнашып, балаларга сөенеч бүләк иттеләр. Авыр тормышта, аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән 91 балага мәктәп...
-
Райондашыбыз өчен тавыш бирик
Республикада үтәчәк традицион "Нечкәбил" хатын-кыз матурлыгы һәм гаилә конкурсында Поч. Сутер авылыннан Роза Шәрәфетдинова үз гаиләсе белән катнашачак. Сезне райондашыбыз өчен тавыш бирергә чакырабыз. Тавыш бирер өчен сылтама http://www.nechkebil.ru/infouch
-
Егылып төшеп кулын сындырган
Район прокуратурасы пешекче Сәрия Әхмәтгалиева белән булган бәхетсезлек очрагы буенча "Кукмара" агрофирмасында хезмәтне саклау законнарының үтәлешен тикшерде, дип хәбәр итте прокурор ярдәмчесе Зөлфия Люткова. Пешекче ханым ашханәдә электр лампочкасын бору өчен урындыкка басып, өстәл өстенә менгән. Төшкәндә ялгыш басып, идәнгә егылган һәм кулын сындырган. Оешма тарафыннан хезмәтне саклау буенча Сәрия...
-
Ял көннәрендә һава торышы нинди булыр?
Бу сорау белән кызыксынмаган кеше юктыр. Ял көннәренә әллә никадәр эшләр планлаштырып куябыз бит. Синоптиклар хәбәр итүенә караганда, иртәгә, әле эш көнендә аз болытлы һава торышы сакланачак, көндезге температура әлегә югары - 27 градус булачак. Шимбә көнне температураның бер градуска түбәнрәк булуы, көннең болытлы булып, бераз яңгыр явуы көтелә. Якшәмбедә...