7 март 2013 яңалыклары
-
Киемнәрендә - күңел җылысы
Халык телендә "Кеше хезмәте белән матур" дигән әйтем бар. Хак сүзләр. Эшеңне бөтен күңелеңне биреп башкарганда, бар көчеңне, белемеңне сарыф иткәндә генә, әлбәттә, уңышка ирешергә мөмкин. "Кукмара тегү фабрикасы" ачык акционерлык җәмгыятенең производство буенча генераль директор урынбасары Сусанна Баһрамова да шундыйлар кавеменнән: нәрсәгә тотынса, шуны җиренә җиткереп, йөрәк җылысын биреп...
-
Районыбыздагы хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге уңай бәяләнде
Безнең райондагы 14 гомуми белем бирү мәктәпләрендә балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик берләшмәләре эшли. "2011-2013 елларда ТРда яшьләрне патриотик тәрбияләү" дип аталган максатчан программа кысаларында "Патриот" республика спорт-патриот үзәге республикадагы хәрби патриотик берләшмәләрнең практик эшчәнлекләре белән танышу максатыннан мониторинг үткәрде. Аның нәтиҗәләре буенча ТР Хәрби комиссариаты район мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында эшләп...
-
Якташыбыз Мәскәүдән сертификат, диплом, бронза медаль алып кайтты
Күптән түгел Мәскәү шәһәрендә "Нотариаль эшчәнлекнең актуаль сораулары" дигән темага Бөтенроссия семинары һәм нотариусларның Бөтенроссия спартакиадасы үтте. Мәскәүгә Татарстан һәм Идел буе федераль округы командасы составында ТРның Кукмара нотариаль округы нотариусы Рафил Вәлиев та барды һәм семинар эшчәнлегендә, ярышларда актив катнашты. Татарстан командасы спартакиаданың иҗади конкурс өлешендә татарча милли киемнәрдән...
-
Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең тынлы оркестрына 20 ел тула
Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең тынлы оркестрына тиздән 20 ел тула. 15 мартта Район Мәдәният йортында узачак юбилей концертында Мәскәү, Казан, Нократ Аланы шәһәрләренең балалар тынлы оркестрлары коллективлары да чыгыш ясаячак. Программада чит ил, рус һәм татар композиторларының классик, эстрада музыкалары бар.
-
Баскетболчыларга уңыш юлдаш булсын
"Зилант" спорткомплексында спорт чаралары һәрдаим уздырылып тора. 9-10 мартта 2002 елда туган малайлар арасында баскетбол буенча "Зилант" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелеге үткәрелә. Әлеге ярышта ктнашучыларга уңышлар телибез.
-
Кукмаралылар Казанның агросәнәгать паркында оештырылган ярминкәдә катнашалар
Районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, эшмәкәрләр, фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар 7 мартта Казан шәһәренең агросәнәгать паркында оештырылган ярминкәдә катнашалар. Шәһәр халкына алар өч миллион сумга якын авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим итәләр.