6 июль 2016 яңалыклары
-
Динә Гарипованың хыялы чынга ашкан
«Голос» телепроектының беренче сезонында җиңүче, «Евровидение» финалисты, якташыбыз Динә Гарипова 8 июльдә "Беренче канал"да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган концертта беренче тапкыр композитор буларак чыгыш ясарга җыена. Бу - аның күптәнге хыялы булган. Әлеге куанычы турында ул социаль челтәрдәге битендә язган. "Ниһаять, үзем иҗат иткән «Ты для меня» җырының...
-
“Нараткай”да ял итүчеләр Гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре белән очрашты
"Нараткай" лагеренең икенче сменасы да уңышлы гына эшләп килә. Шушы көннәрдә балалар белән очрашуга Кукмара районының Гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре килде. Алар ял итүче малай-кызларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырдылар, электр белән сак эш итү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Очрашу барышында балаларга үзләрен практикада сынап карау...
-
Районыбыз клублары тынып тормый
Аман-Оштырма авылы клубы хезмәткәрләре балалар өчен Сабантуй бәйрәме уздырган булса, Поч.Кучук һәм Битләнгер клубларында балалар белән "Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" дигән темага рәсемнәр конкурсы һәм әңгәмәләр оештырылды. Нырья авылы мәдәният йортында исә "Дөньяны, илне, халкыңны таны" дигән тематик кичә үтте.
-
Ташлы Елга авылы зиратында өмә үткәрелә
16-17 июльдә Ташлы Елга авылының зиратын чистарту, коймасын яңарту буенча өмә үткәрелә. Авылдашларны, якташларны, ярдәм итәргә теләүчеләрне өмәгә көтеп калабыз. Башлана сәгать 8.00дә. Белешмәләр өчен телефон: 8(84364)3-22-67.
-
Наталья Орейро Россиягә күченергә җыена
Күпләрнең яраткан артисты Наталья Орейро "Стархит" басмасына Дөнья чемпионаты вакытында Россиягә күченергә җыенуын белдергән. Ул Россиягә килеп, шәһәрдән шәһәргә күчеп йөреп, яшәүне яхшы идея дип саный. Наталья Мәскәүдәге халыкара кинофестивльдә "Наташа Наташа" фильмын тәкъдим иткән һәм ябылыш вакытында "Дикий ангел"дагы Cambio Dolor җырын башкарган. Фанатлары белән очрашуга ул бу килүендә...
-
Терлекчелек тармагын үстерергә акча бирелә
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев авыл хуҗалыгы тармагында терлекчелекне үстерү өчен ил төбәкләренә 2016 елда федераль бюджеттан бүленәчәк акча турындагы документка кул куйды Татарстанга әлеге максатны тормышка ашыру өчен 33,9 млн. сум акча бирелә. Россия төбәкләренә барлыгы 1525,2 млн. сум акча каралган. Ул 19 төбәккә бүленә. http://intertat.ru
-
Коточкыч фаҗига: бала насос станциясе торбасына эләгеп үлгән
Фаҗига Тукай районының "Прибрежный" бакчачылык ширкәтендәге күлдә булган. 2005 елгы малай насос станциясе торбасына эләгеп җан биргән. Вакыйганы үз күзе белән күрүчеләр әйтүенчә, малай су суырта торган торба янында су коенган. Суыру урыныда рәшәткәләр булмау сәбәпле, баланы торбага таба сөйрәп ала башлаган. Моны күреп торган әти кеше тизрәк ярдәмгә ашыккан....
-
Июльдән торак хезмәтләренә бәяләр күпмегә артты?
Август аенда торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү кәгазьләрендә татарстанлылар бик үк күңелле булмаган үзгәрешләрне күрәчәк. 1 июльдән тарифлар уртача 4 процентка арттырылды. Мондый кесәгә суга торган яңалыклар ел саен булып торса да, моңа күнегеп булмый. Һәрбер бәя арту, бигрәк тә бүгенге авыр икътисади шартларда, халык тарафыннан авыр кабул ителә. Сөенечкә, соңгы...
-
Мәчкәрә зиратында 35 кабер ташына татарча аңлатма язулы мәрмәр плитәләр урнаштырылды (фото)
Районы башлыгы Сергей Димитриев башлангычы, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин теләктәшлеге белән Мәчкәрә авылы зиратында төзекләндерү эшләре башланды. Шушы көннәрдә Мәчкәрә авылы зиратында Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина, фәнни хезмәткәр Эльвира Хәсәнова, Казанның "Ритуал" җәмгыяте хезмәткәрләре, авыл халкы ярдәме белән берлектә тарихи һәм мәдәни мирас булып сакланган...
-
Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу вакытында мәгълүматлар читкә таралмас микән, дип шөһбәләнү нигезлеме?
-Юк, әлбәттә. Бердән, барлык күрсәткечләр кәгазь бланкка түгел, планшетларга, ягъни электрон бланкларга язып алыначак. Һәр планшетка пароль куелган, ике саклау системасы бар. Икенчедән, сораштыруда шәхси мәгълүматлар, исем-фамилияләр күрсәтелмәячәк. Моннан тыш, исәп алучы белән төзелгән килешүдә мәгълүматларны сер итеп саклау турында кисәтелгән. Безнең теләгебез шул - исәпкә алу чарасына һәр хуҗалык...
-
Райондашыбыз “Ана даны” медале белән бүләкләнде
Балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен районыбызның Лельвиж авылыннан биш бала әнисе Демьянова Лилия Федоровна Татарстан Республикасының "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләнде.