6 май 2015 яңалыклары
-
Радио көне уңаеннан “Кукмара авазы” конкурс уздыра
7 май - радио көне. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан бездә конкурс! Иң кызыклы, иң үзенчәлекле котлау юллаучы радио дулкыннарында бушлай котлау хаты урнаштыру хокукына ия булачак. Котлау текстларыгызны https://vk.com/kukmaraavazi төркемендә язып калдыра аласыз!
-
Алты һәм дүрт яшьлек ике бала бикле өйдә янып үлгән
4 май көнне иртә белән ТРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы подразделениесенә Спасс районының Полянка авылындагы йортларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр бер сәгать дәвамында янгын белән көрәшәләр. Янгын булган урында 2009 һәм 2011 елгы малай белән кызның гәүдәләре табыла. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү фаразлары...
-
9 май көнне Кукмарада узачак чаралар программасы
09.00-10.00 сәг. Кукмараның үзәк урамында бәйрәм парады 10.00-11.00 сәг. Җиңү Паркы каршындагы мәйданда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы митинг 11.00-12.30 сәг. Җиңү Паркы каршындаыг мәйданда Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары концерты 11.00-12.00 сәг. Поселокның Ленин урамында җиңел атлетика буенча район беренчелеге 19.00-19.30 сәг. "Җиңү вальсы" - сугыш чоры җырларына...
-
Кукмараның Майский урамындагы гаражлар янына керүче юл тирәсе чүпкә баткан
Көннәр матурланып, җирләр кипшерүгә күңеле чисталыкка, пөхтәлеккә омтылганнар кулына себерке, тырма алып, әйләнә-тирәне тәртипкә китерергә, чистартырга ашыга. Кукмара, авыл урамнары күзгә күренеп ямьләнә бара. Әмма поселокта инде дистә еллар дәвамында кул тимәгән урыннар да бар әле. Әйтик, Майский урамындагы гаражлар янына керүче юл тирәсе чүпкә баткан. Әлеге урамны аркылы үтүче...
-
Кукмара мәдрәсәсендә мөгаллимәләр җыелышы узды
Кукмара мөселман мәдрәсәсендә абыстайлар, мөгаллимәләр җыелышы булды. Рәҗәб ае фазыйләтләре, әдәп-әхлак, изге Коръәнне аңлап уку, нәфел намазларын үтәүнең әһәмияте, уку елы нәтиҗәләре турында район мөслимәләре берлеге җитәкчесе Гөлсинур Әхсәнова, Фәния Мостафина (Зур Сәрдек), Гөлчирә Ногманова (мәдрәсә), Разыя Сәмиева (Ядегәр), Миләүшә Сәетова (Туембаш), Миннегөл Хәбриеваларның (Аш.Буҗи) чыгышлары тыңланды. фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Янил мәктәбе коллективы Вахит клубында концерт куйды
Вахит авылы мәдәният йортында Янил урта мәктәбе коллективының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗат концерты булды. Концерт барышында тамашачылар мәктәптә ел буена башкарылган эшләр, уңышлар турында да кызыксынып таныштылар. Концерттан җыелган акча мәктәп музеен яңарту өчен тотылачак. фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Нормабашта 9 май көнне бәйрәм узачак
9 майда, 14.00 сәгатьтә, Нормабаш авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм авылда җиләк-җимеш бакчасын ачуга багышлап бәйрәм үткәрелә. Авылдашларны һәм якташларны бәйрәмгә чакырабыз. фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxdGFNQTBEVEE1WV85NHlxdmZ0UDFyZzVNeDNnU0hfVGdWVXpiRkxYeWJvcmxDWS05Vkw5Y3ZRSjkxUExocW1LUE91SVp4T2RBQjBTenFuT0FnbXpDMzBKd0hoODgxOXhlU2VtSE04cHl4bzN1UUZHQUV3RVRFcw&b64e=2&sign=44341806983d4dbea9753458b15719f3&keyno=0
-
Гөлназ Сәфәрова нинди китаплар укый
Гөлназ Сәфәрова, «Татар радиосы» алып баручысы. - Күптән түгел генә Пауло Коэльоның «Вероника решает умереть» китабын укып чыктым. Әлеге авторны мин бик яратып укыйм, бу китабы исә аеруча ошады. Төп героиня Вероника тормыштан туеп, үз‑үзенә кул салырга уйлый, әмма аның бу гамәле барып чыкмый. Шуннан соң аны психик авырулар хастаханәсенә...
-
Саба районында һәлакәт: 6 нчы кеше – йөртүче дә үлгән
2 май төнендә Саба районында булган юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иткән идек. Һәлакәт турында яңа мәгълүматлар билгеле булды, дип яза intertat.ru. Байлар Сабасы - Килдебәк юлында ике машина - "ВАЗ-2114" һәм "Митсубиси" автомобильләре бәрелешү аркасында ватан машинасында булган 5 егет тә һәлак булган иде. Алар барысы да Арташ авылыннан, яшь...