5 декабрь 2013 яңалыклары
-
Кукмараның Пенсия фонды идарәсе тиздән яңа бинага күчәргә җыена
Кукмараның үзәгендә урнашкан элеккеге "Юбилейны" кинотеатры бинасы инде ничә еллардан бирле буш торган иде. Агымдагы елның 9 нчы апреленнән аны Россия пенсия фондының Татарстан бүлеге Кукмара район идарәсе итеп реконструкцияләү башланды. -Финанслау федераль бюджеттан булып, акча вакытында килеп җитмәү сәбәпле, бу эш берничә елга тоткарланды. Реконструкцияләүне тентерда откан Казандагы "Восток"...
-
Туеш мәчете исәннәрне дә, үлгәнәрне дә куандыра
Безнең Туеш бистәсендәге мәчеттә Васил Һадиев имам булып эшли. Мәчетебез кешеләрдән җыелган хәер хисабына яши. Быел да безнең мәчет өлкән яшьтәге, тол калган әби-бабайларны хөрмәтләп, күчтәнәчләр тулы пакет өләште. Ул күчтәнәчләргә без бик куандык, сөендек, күңелләребез дә күтәрелде. Гаиләләребез, күршеләребез алдында да күңелле булды. Безнең бистә мәчете Туеш зираты янәшәсендә...
-
Якташыбыз Зиннур Закировның "Дон Кихот олыязлы" дигән китабы дөнья күрде
Олыяз авылында туып-үскән, республикага билгеле табиб Зиннур Закировның "Дон Кихот олыязлы" дигән китабын да ("Ватан" полиграфия үзәге, 2013 ел, 366 бит) һәркем кызыксынып укыр дип уйлыйбыз. Әлеге китап "Безнең заман", 2006-2013 елларда вакытлы матбугатта басылган мәкаләләрдән торган "Язмалар" һәм "Кукмара мәзәкләре" дигән бүлекләрне үз эченә алган.
-
Пенсионер карчыкның мәете 10 ел буе фатирында яткан
Мәскәүнең Бибирево районындагы фатирда 1934 елгы карчыкның мумиягә әверелгән мәете табылган. Полициягә аның күршесендә яшәүче хатыннар "түшәмнән су ага" дип мөрәҗәгать иткәннәр. Әлеге карчыкның 10 ел чамасы элек үлгәнлеге ачыкланган. http://starves.ru/?action=showFullNews&newsId=118&utm_source=redtram.com сайты материаллары буенча фото: http://images.yandex.ru/yandmages%2F459211%2F450%2F350%2F1_22_081030_iceman_mummy.jpg&pos=0&rpt=simage&lr=43&noreask=1&source=wiz
-
Туган җир турындагы халык җырлары Лубян мәдәният йортында яңгырады
Лубян авылы мәдәният йортында районның үзэшчән сәнгать артистлары көче белән «Туган жирем мактала халкыбыз жырларында» дип аталган зур концерт оештырылды. Аның максаты - Лубян авылы халкын районда яшәүче халыкларның культурасы, үэшчән артистларның һәм коллективларның иҗаты белән якынрак таныштыру иде. "Инвожо" удмурт халык ансамбле чыгышы, гармунчылар Илгиз Зарипов һәм Рөстәм Хәсәнов...
-
Олыяз мәктәбенә Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Гыйльметдинов килде (+фото)
Олыяз урта мәктәбендә Кукмарага булган сәфәре кысаларында Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Ирек Гыйльметдинов булып китте. Ул Олыязда яңа төзелә торган мәктәп төзелешен карады. Мәктәп укучыларының әти-әниләре белән очрашты. Бу турыда безгә Олыяз мәктәбе директоры Гомәр Хаҗиев хәбәр итте.
-
Әйләнә-тирә мохитне саклап калу юллары турында Манзарас мәктәбендә сөйләштеләр
Манзарас мәктәбендә Татарстанда Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган республикакүләм конференция узды. Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән укучыларның 65 фәнни-тикшеренү эше тыңланды. "Һава бассейны экологиясе" секциясендә Түбән Үрәс мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Денис Бектин, күппрофильле лицейның 9 сыйныф укучысы Юлия Ивановалар өченче урыннарны алдылар. "Агроэкология" секциясендә күппрофильле...
-
Кукмарада 9 декабрьдән коррупциягә каршы атналык игълан ителәчәк
9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан районыбызның барлык белем бирү учреждениеләрендә шушы темага карата атналыклар игълан ителде. Аның кысаларында "Нәрсә ул коррупция?", "Законны беләсеңме?", "Коррупцияне ничек булдырмаска?" дигән темаларга сыйныф сәгатьләре үткәрелә, мәгълүмати стендлар яңартыла, прокуратура вәкилләре белән очрашулар оештырыла, рәсемнәр һәм иншаларга конкурслар, сыйныфтан тыш чаралар...
-
Киокусинкай каратэ буенча Идел буе федераль округының беренчелегендә Кукмара данын "Ялкын" яклады
Пермь шәһәрендә Киокусинкай каратэ буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 248 спортчы катнашты. Татарстан һәм Кукмара данын "Ялкын" яшүсмерләр клубында тәрбияләнүче Мифтахова Гузәл, Мостафин Марат, Якупов Ранис, Хафизов Илнур, Гатин Рамзил яклады. Мифтахова Гүзәл 3 урынга, Якупов Ринас 4 урынга лаек булды. Тренер Алмаз Галәветдиновны...