5 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Бер ир кеше подвалда икенче гаиләсен тоткан
Италиядә яшәүче Мисыр (Египет) кешесе подвалда икенче гаиләсен тоткан. Аның рәсми рәвештә язылышкан хатыны һәм өч баласы бу хакта берни белмәгәннәр. Бу хәл очраклы рәвештә ачылган. Рәсми гаиләсен рәнҗеткән өчен бу ир хөкем ителгән, хакимият органнары аны өенә якын килүне тыйганнар. Әмма аның килүен күреп, хатыны полиция чакырткан. Ир законны...
-
Пулково аэропортында "төп пассажир"га һәйкәл ачмакчылар
Airbus 321 самолеты корбаннарына һәйкәл ачу фикерен Интернет челтәрендә күтәреп чыкканнан соң, бу ниятне 160 меңләп кеше хуплавын белдергән. Әлеге фикер авторлары һәйкәлне Пулково аэропортында ачарга уйлый. Алар әйтүенчә, бу һәйкәл самолетның "төп пассажир"ы - кулына уенчык самолет тоткан 10 айлык Дарина Громова рәвешендә булырга тиеш. Исегезгә төшерәбез, 10 айлык...
-
Ноябрьдә электричкаларда “куян” тоталар
Татарстанда һәм аңа күрше төбәкләр арасында шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче "Содружество" ачык акционерлык җәмгыяте ноябрьдә "куяннарга" ау игълан итә. Пассажирларда җаваплылык хисен арттыру, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, электричкаларда тәртип саклау максатын куйган беренче рейд 5 ноябрьгә билгеләнгән. Бу көнне рейсларга вагоннарда билет сатучы кассирлар белән...
-
Кукмаралылар “Нурлы Казан” фестиваленнән җиңү белән кайттылар
Казанда "Нурлы Казан" дип исемләнгән Халыкара фестиваль-конкурс узды. Әлеге чарада Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары актив катнашты. Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Самара, Геленджик һәм башка шәһәрләрдән килгән конкурсантлар арасында киеренке көрәш барды. Фестивальдән "Вокал-соло" номинациясендә Анастасия Сабанчеева (җитәкчесе - атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Гыйләҗева) беренче дәрәҗә лауреат исеме белән кайтты. "Нәфис...
-
51 яшьлек ир-ат насыйп ярын көтә
Гаилә кору өчен татар милләтеннән булган, туган телен яхшы белгән хатын-кыз белән танышасым килә. Авыл җирлегеннән булса яхшырак. Тырыш, эш сөючән булсын иде. Яше 25-40. Баласы булса да ярый. Уртак балабыз булуын телим. Мин үзем фермер, торак белән һәм матди яктан тәэмин ителгән. Миңа 51 яшь.Телефоным: 89123350832, Рашид.
-
Коточкыч фаҗига (бәет)
Без самолетта инде, очабыз Тиздән очрашырбыз, көтегез, диде алар. Мизгел эчендә коточкыч хәл, Яңа гына бәхетле иде бит алар. Көтелмәгән хәсрәт 31октябрь иртәсендә. Я, ничек, кайсына ышанырга?! Туган-тумачага, якыннарга Йөрәкнең иң түрендә куша яхшыга юрарга. Ничек акылдан язмаска Көткән ата-ана, балага. Газизләре юкка чыкты мизгел эчендә. Ничекләр соң сезгә ярдәм...
-
Зур Сәрдеккә бүген Илсөяр Бәдретдинова һәм “Казан егетләре” килә
5 ноябрь көнне, 19.00 сәгатьтә, Зур Сәрдек Мәдәният йортында Илсөяр Бәдретдинова һәм "Казан егетләре" төркеменең концерты була. Билет бәясе 300 сум.