5 август 2015 яңалыклары
-
Эльмира Хамматова: “Салават Фәтхетдиновның урынбасары булып эшлим”
Татарстан телевидениесендә кайчандыр кояш кебек янып эшләгән, бик күп кызыклы тапшырулар иҗат иткән Эльмира Хамматова хәзер кайларда балкый, ничек яшәп ята икән дигән сорау күптән кызыксындыра иде, ниһаять, без аны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында эзләп таптык. Баксаң, Эльмира ханым әлеге вузда укучы татар яшьләренә инде унбиш еллап сәхнә...
-
Кондукторлар тукталыш исемнәрен әйтеп барсын иде
Поселок буенча да, авылларга да автобуслар йөреп тора, Аллага шөкер. Мин 2, 3, 4нче номерлы автобусларда еш йөрим, 1нчегә дә утырырга туры килә. Тик берсендә дә тукталышлар игълан ителми. Пассажирлар арасында өлкәннәр дә, читтән килгән кунаклар да булырга мөмкин бит. Бер таныш әби: "Яшь кенә кондуктор кыздан "Заһидуллин" тукталышын сорадым,...
-
Шәфкатьле табиб
-Мин әниемнең бердәнбер баласы, - ди Вятка Аланында яшәүче Факия ханым Газизуллина. - Миңа 73 яшь, әнием Майдилбәргә 97. Ул Састамак авылында гомер итә, яше олы булса да, баш сәламәтлеге җитеп бетмәгән туганнан туган ир туганын тәрбия кыла. Без гаиләбез белән кайтып, хәлен белеп торабыз. Быел җәй әнием кинәттән бик...
-
Нормабашта чишмә төзекләндерелә(+фото)
Нормабаш авылы халкы гасырлар дәвамында файдаланган чишмәгә инде байтак еллар кул тимәгән иде. Әйләнә-тирәсен агач, чүп үләне басты. Яры ишелеп, чишмә икенче урынга күчте. Быел авыл халкы чишмәне төзекләндерү эшенә алынды. "Урал" хуҗалыгы биргән бульдозер белән ярлары тигезләнде, сазлыклы урын өлешчә күмдерелде. Бу көннәрдә 60 метр озынлыктагы баскычка бетон кою...
-
Бабамның исем-фамилиясе мемориаль тактага кайчан кертелер?
Минем бабам Степан Андреевич Егоров Көшкетбаш авылында урта хәлле, күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Гаилә иген иккән, сыерлар, атлар тоткан. Колхозлашу еллары башлангач, күмәк хуҗалыкка кергәннәр. Кечкенәдән үк эшләп үскән Степан бабам, беренче тракторлар кайта башлагач, тракторчы һөнәренә укып, Янил МТСында эшли башлаган. 1943 елда аны сугышка алганнар. Бабам хатлар...
-
Олыязның крестьян-фермер хуҗалыгы көн саен поселок халкына сөт алып килеп сата (+Фото)
Олыяз авылыннан Лена Галиева крестьян-фермер хуҗалыгы Нур Баян микрорайонында һәм поселокның "Пятерочка" кибете каршында район халкына сөт алып килеп сата. Сөтнең бер литры 30 сум тора. - Гафиятуллин урамына сөт сатучы машина көн аралаш килә. Сөенеп бетә алмыйбыз. Килүләрен көтеп алабыз. Сөтләре куе, тәмле. Без бик канәгать, - ди Халидә...
-
Якташыбыз, Казан шәһәренең ревматология үзәге җитәкчесе Равия Мухина: “Хезмәт даны” тормышка әзерли”
-"Хезмәт даны" газетасы 1960-1970нче, Березняк урта мәктәбендә укыган еллардан ук, күңелемә якын. Сыйныфта һәм мәктәптә дә стена газеталары чыгара идек. Сыйныф җитәкчебез Мөнирә Мәрданова да "Хезмәт даны"н төп газета - үрнәк итеп куя иде. Шуннан карап: "Әһә, беренче, икенче, дүртенче битләрне болай эшләргә, менә шундыерак язмалар булырга тиеш икән", -...
-
Татар кызы Алинә Павел Бурега кыз бала тапкан (+фото)
Билгеле хоккейчы Павел Буреның хатыны Алинә Хәсәнова кыз бала тапты. Алинәгә 29 яшь. Ул 18 яшендә, Чаллыда модель булып эшләгән чагында, Павел белән танышкан. Алар 2009 елда язылышып, Майами һәм Мәскәүдә туй уздырдылар. 2013 елда уллары туды. чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=12204
-
7 августта Кукмара район Советының 45нче сессиясе була
7 августта 9.00 сәгатьтә Кукмара район Советының кырык бишенче сессиясе чакырыла. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралачак: беренче яртыеллыкка каралган район бюджетының үтәлеше, район Советының "Кукмара муниципаль районының 2015 елга һәм планлы 2016 һәм 2017 елларга бюджеты турында"гы 19.12.2014 елгы 62 санлы карарына үзгәрешләр кертү проекты, бюджет тәэмин ителешен тигезләү өчен...
-
Төркәш авылы мәчетенең түбәсе профнастил белән ябылган
Нырты авылының зират эчендәге йорты җыелган сәдәка акчалары хисабына дүрт яклап заманча койма белән әйләндереп алынган. Йортның керә торган өлешенә аерым капка ясалган. Төркәш авылындагы мәчетнең дә түбәсенә якташлары - Казан дары заводы директоры Хәлил Гыйниятов, Кукмара металл савыт-сабалар заводы директоры Азат Заһидуллиннарның матди ярдәме белән профнастил ябылган. Мәчетнең керү...