5 июнь 2015 яңалыклары
-
Кукмаралыларны Сабантуй көннәрендә нинди һава торышы көтә?
Ял көннәрендә нинди һава торышы көтә соң безне? Синоптиклар белдерүенә караганда, 6 июнь - шимбә көнне иртән аяз, көндез исә аз болытлы һава, яңгыр көтелә. Җылылык исә 16 градус кына булачак. Ә 7 июнь - якшәмбедә көн аяз булачак, бераз җылытып җибәрәчәк: термометрлар плюс 20 градусны күрсәтәчәк. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=710.v9TEQ5NDjlRgwXsRGzZcg9Pk4cJc3Pt-
-
Кәркәүч Сабан туена җырчы Ринат Рахматуллин килә
Халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе Кәркәүч авылында 6 июньдә була, 15.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәмдә танылган җырчы Ринат Рахматуллин концерты булачак. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&
-
Телеңне йотарлык итеп чәкчәк пешерәбез
Чәкчәк әзерләү иң четерекле хезмәттер, мөгаен. Аның уңышлы чыгасына бервакытта да тулаем ышанып бетеп булмый һәм һәрбер хуҗабикәнеке ул үзенчә, кабатланмас була. Кемдер аны токмач кебек кисеп пешерә, икенчеләре исә төшләрен бармак юанлыгында итә. Мин сезгә үзем яратып әзерли торган рецептны тәкъдим итмәкче булам. Чәкчәкнең камыры болай әзерләнә: 5 йомырка,...
-
“Хезмәт даны” газетасына языл һәм ике капчык шикәр комы от
Кайнатма әзерлисезме? Шикәр комы - бездән. Хөрмәтле укучыларыбыз! Җәй айларында бер гаилә дә кайнатмалар (варенье), компотлар әзерләми калмый. Шуны исәпкә алып, уңган хуҗабикәләр өчен яңа акциябез кысаларында 2 капчык шикәр комы уйнатырга булдык. Акциядә катнашу өчен 5-20 июнь көннәрендә "Хезмәт даны" ( "Трудовая слава") газетасына язылып, квитанциясен редакциягә алып килеп...
-
Манзарас мәктәбе укучылары “Имин тәгәрмәч”тән җиңү белән кайтты
Кукмараның яшь юл хәрәкәте инспекторлары - Манзарас урта мәктәбе укучылары Яр Чаллыда узган "Имин тәгәрмәч - 2015" республика бәйгесенең йомгаклау турында катнаштылар. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта каршылыклар аша узуда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Кукмаралылар юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы белүчеләр дип танылдылар һәм "Гади хакыйкать"...
-
Бүген Сабантуй районыбызның кайсы авылларында булачак?
5 июнь, ягъни бүгеннән районыбыз авылларында Сабантуйлар башлана. Бүген Камышлыда (башлана 18.00 сәгатьтә), Янсыбыда (14.00 сәг.), Кәчимирдә (17.00 сәг.), Балыклыда (14.00 сәг.) Сабантуй бәйрәмнәре була. Рәхим итегез!
-
Югары Чура авылы янындагы чүплек янган
3 июньдә, төнге сәгать өченче унбиш минутлар тирәсендә, "ГЛОНАС+112" системасы буенча Югары Чура авылы янындагы 50 квадрат метр мәйданда чүп-чар яну турында хәбәр алына. Янгын Вахитов исемендәге хуҗалыкның янгын сакчылыгы хезмәте чаралары белән сүндерелә. Кукмара һәм Балтач районнары буенча районара янгын күзәтчелеге бүлеге оешма-предприятие җитәкчеләреннән, шулай ук аерым гражданнардан коры...
-
Кукмара районы җитәкчесе Сергей Димитриев райондашларны һәм кунакларны Сабантуй бәйрәме белән котлады
Кукмара муниципаль район җитәкчесе Сергей Димитриев райондашларыбызны һәм кунакларны милли бәйрәмебез - Сабантуй белән котлап, изге теләкләрен җиткерде: -Сабантуйда көрәш батырлары белән бергә игенчеләрне, терлекчеләрне һәм башка хезмәт алдынгыларын олылау матур традициягә әверелде. Быел да язгы кыр эшләре оешканлык белән башкарылды, шифалы яңгырлар да явып үтте. Терлекчелек тармагында да мул...
-
Танылган пародияче Алсу Фаракшина кияүгә чыккан (+Фото)
Шушы көннәрдә генә татар эстрадасының беренче хатын-кыз пародисткасы Алсу Фаракшина кияүгә чыкты, дип хәбәр итә http://tuylar.ru/alsu-farakshina-kiyauge-chykty-foto-2520. Туй фотоларын карыйбыз:
-
Сабантуй – 2015 (КАЙДА, КАЙЧАН, ИСЕМЛЕК)
Татар дөньясын милли бәйрәм - Сабан туеннан башка күз алдына китереп булмый. Хезмәткә дан җырлаучы борынгы җыен бүген милләтебезне берләштерүче, иңне-иңгә куеп яшәгән башка халыклар белән дуслык һәм кардәшлек җепләрен ныгытучы көчкә ия мөһим чараларның берсе. Татарстан Сабан туйлар атнасына аяк басты: ял көннәрендә туган авылларыбызда, район үзәкләре һәм шәһәрләребездә...
-
Туембаш мәктәбе укучылары редакциягә кунакка килде (+Фоторепортаж)
Редакциябездә Туембаш мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары булып китте. Балалар "Хезмәт даны" газетасы редакциясендә эшләүче хезмәткәрләр белән таныштылар, хатлар беләү эшләү, реклама бүлекләрендә булдылар, газета макеты ясау турында шактый күп мәгълүмат тупладылар. Укучыларга әлеге очрашу ошагандыр дип уйлыйбыз.