4 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Зур Сәрдек клубы китапханәсендә балалар өчен видео-диспут үтте (+Фото)
Зур Сәрдек мәдәният йорты китапханәсендә балалар өчен Бердәмлек көненә һәм Татарстан туграсына багышланган видео-диспут уздырылды. Презентация авторы, китапханәче Наилә Шакирова эчтәлекле чыгыш ясады. Рәмзия Хөсәенова хәбәре һәм фотолары
-
Салаватка җылы оекбашларны Габделбәр Ризванов Әтнәгә кадәр илткән
Шулай итеп, Самара өлкәсенең Похвистнев районындагы Яңа Мансуркин авылында гомер итүче Бәдия апа Кәримованың гозере үтәлде. Кыш якынлашуга Салаватка һәм аның гаиләсенә тәгаенләп сарык йоныннан бәйләнгән оекбашлар җибәрә ул. Элегрәк, Салават концертлар белән Богырысланга килгән вакытта (Яңа Мансуркин Самарадан - 200, Богырысланнан 80 километр ераклыкта) Бәдия апаның оекбашларны сәхнәдә тапшыра...
-
Ильмира Нәгыймова белән Эльмира Сөләйманова апалы-сеңеллеме?
Хәзерге вакытта Ильмира җырчы Эльмира Сөләйманова белән "Апа-сеңел" дип исемләнгән уртак концертка әзерләнүен белдерде. Җырчы кызлар яңа программаны иң беренче 13 ноябрьдә Казан тамашачысына тәкъдим итәчәк. Ильмира белән Эльмира инде күптәннән дуэт җырлар башкара. Алар, чыннан да, туганнармы, әллә инде якын дуслар гынамы? "Эльмира белән бик күп дуэт җырларыбыз бар....
-
Җиңүне чалбар хәл итте
Табигатьтә көз. Көннәр кыскарды, төннәр озынайды. Ә йокыдан һаман да җәйге вакыт белән уяныла. Торырга иртәрәк, шуңа уйланып ята башлыйсың. Яшь, матур чаклар искә төшә... Без, авыл малайлары, яз җитүгә Сабантуйга әзерләнә башлый идек. Үземне белә башлаганнан бирле көрәшеп үстем. Кечкенә чакта йомыркага көрәштек, үсә төшкәч, бүләккә ситса-сөлгеләр бирәләр иде....
-
Татарстанда Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборы пәйда булачак
Бүген, 4 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе һәм "Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында"гы Указны имзалады. Указ буенча, традицион дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм килешүне ныгыту максатыннан Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселманнар дини оешмалары, Россия мөселманнары шурасы, Татарстан Республикасы...
-
Бер ир-атны котырган үгез сөзеп үтергән
Фаҗигале хәл кичә, 2 ноябрьдә, Алабуга районы Олы Шүрнәк авылында булган. Кичен 69 яшьлек ир-атны үзе асраган, тиздән чалынырга тиешле үгезе сөзеп үтергән. Баштагы хәбәрләр буенча, өч ел дәвамында симертелгән 1 тонна авырлыктагы үгез утарга кертергә теләп куган вакытта хуҗасына буйсынмаган - башта сөзеп еккан, аннары таптаган, дип әйтелде. Әлеге...
-
Россия экипажы белән йөк самолеты Көньяк Суданда һәлакәткә юлыккан
Ан-12 самолеты Россиядән 5 экипаж әгъзасы һәм 7 пассажир белән Көньяк Судан башкаласы Джуба тирәсендә һәлакәткә юлыккан. Җирле мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, ике кеше исән калган. Шул исәптән 1 бала. Бу хакта "Интерфакс"язып чыкты. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. Reuters мәгълүмат агентлыгы сүзләренә караганда, самолет Джуба аэропортыннан очып китү белән мәтәлеп төшкән....
-
Бердәмлектә – көч (шигырь)
Аерылганны - аю, бүленгәнне бүре Ашар дигән безнең әбиләр. Бердәм булып, тату яшик, дуслар, Ашамасын безне "бүреләр". Бердәм булыйк, дуслар, кайгыларда, Шатлыкларда бергә кайнашыйк. Нинди генә хәлдә калсак та без, Дуслар булып калыйк, аңлашыйк. Төрле милләт халкы булсак та без Илебезгә телик тынычлык. Тормышыбыз рәхәт, өстәлләр мул, Яшик, дуслар, күрми...
-
Район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны Халыклар бердәмлеге көне белән белән котлады
- 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бердәмлек - бик зур көч ул. Бу төшенчә туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Безнең районда татар, рус, удмурт, мари һәм башка милләт кешеләре элек-электән туганнарча аралашып, дус-тату гомер кичерәләр, бергәләшеп районның үсешенә үзләреннән өлеш кертәләр. Алга таба да шулай бердәм булып, республикабыз, районыбызның киләчәге...