4 сентябрь 2013 яңалыклары
-
"Хезмәт даны"на киләсе яртыеллыкка иске бәядән язылырга онытмагыз
"Татарстан почтасы" 20 июльдән 2014 елның 1нче яртыеллыгына матбугатка срогыннан алда язылу башлануын игълан итте. Подписка 2013 елның икенче ярыеллыгына булган бәяләр белән алына. "Хезмәт даны", "("Трудовая слава") газеталарына алдагы ярты елга язылу хакы 300 сум. Газетага Кукмара почтамтында, барлык элемтә бүлекчәләрендә, хат ташучылар аша һәм редакциядә язылырга мөмкин. фото:...
-
Янил һәм Түбән Өскебаш авыллары җирлекләренә Президентыбыз Рөстәм Миңнехановтан "Нива" машиналары бирелде
Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов һәм Түбән Өскебаш авыл җирлеге башлыгы Нургаян Мөхәммәтҗанов муниципаль берәмлекләр арасында узган республика бәйгесендә җиңүче дип табылганнар. Җирлекләргә президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан "Нива" машиналары бүләк ителгән. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
Чишмәбаш авылында мәдәният йортына керү юлы яңарган
Чишмәбаш авылы мәдәният йорты мөдире Нурия Галиева хәбәр итүенчә, авыл клубының керү юлы төзекләндерелә. Авыл җирлеге, авыл халкы тырышлыгы белән Тау чишмәсенә ремонт эшләре үткәрелә. Зур Сәрдек җирлегенә караучы Чишмәбаш авылында бүген 204 хуҗалык исәпләнә, 728 кеше яши. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch?
-
Өркеш авылыннан шигъри күчтәнәч
Исәнмесез, хөрмәтле "Хезмәт даны" редакциясе хезмәткәрләре! Күптән түгел барлык мәктәпләрдә Белем көне узды. Шушы бәйрәмгә багышлап ике шигырь иҗат иткән идем, шуларны сезгә дә тәкъдим итәсем килә. Мин озак еллар балаларга белем бирдем. Һәр елны сыйныф җитәкчесе дә була идем. Кыскартулар булу сәбәпле, миңа озайтылган көн төркеменә күчәргә туры килде....
-
Районда 30 нчы сентябрьгә кадәр "Экстремизмга - юк!" айлыгы бара
Милләтара һәм дини мөнәсәбәтләрне ныгыту, терроризм һәм экстремизмны кисәтү максатыннан 3нче - 30 нчы сентябрьләрдә "Экстремизмга - юк!" айлыгы узачак. Әлеге айлык кысаларында районыбызда төрле чаралар оештырылачак. Чиркәүләрдә һәм мәчетләрдә Беслан фаҗигасенә багышлап гыйбадәт кылулар, өйлә намазлары укулар узачак. Кукмара үзәк китапханәсендә махсус күргәзмәләр эшлиячәк. Яшьләр һәм спорт эшләре идарәсе...
-
Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Олыязда күчмә киңәшмә үткәрде
Олыяз урта мәктәбе төзелешендә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин күчмә киңәшмә үткәрде. Анда төзелеш оешмалары, хуҗалык, җирлек, мәктәп җитәкчеләре катнашты. Мәктәпне тиз арада сафка бастыру өчен беренче чиратта башкарылырга тиешле эшләр барланды. Районда мөһим төзелеш объектларының тагын берсе - Поч.Сутер мәдәният йорты. Ул тулысынча сафка басты, бүгенге көндә объектны газга тоташтыру...
-
Балыклы авылында терроризмга һәм экстремизга каршы кичә үтте
Балыклы авылы китапханәсендә "Без - террорга каршы!" - дигән кичә үткәрелде. Укучылар иң элек китап күргәзмәсе белән таныштылар, аннары террор темасына уздырылган әңгәмәдә фикерләрен бүлештеләр. Әлеге темага рәсемнәр, плакатлар ясадылар. Әлеге чара милләтара һәм дини мөнәсәбәтләрне ныгыту, терроризм һәм экстремизмны кисәтү максатыннан 3нче - 30 нчы сентябрьләрдә "Экстремизмга - юк!"...
-
Кичә Кукмарада затлы кунаклар булып китте
Кичә районыбызда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова булып китте. Ул капиталь ремонттан соң беренче тапкыр укучылар кабул иткән Мәчкәрә һәм Туембаш мәктәпләрендә белем көнендә катнашып, үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Мәчкәрә мәктәбендә үткән беренче кыңгырау бәйрәменә Бөек Ватан сугышы ветераны Наумир Сәмигуллин да кайткан иде. Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотолары