4 август 2016 яңалыклары
-
Профильле спорт сменасы “Нараткай”да үз эшен башлады
4 августтан 21 августка кадәр Камышлы урманы буенда урнашкан "Нараткай" лагерендә спортчы 75 егет-кыз ял итәчәк. Ял вакытында ГТО нормаларын тапшыру, "Физкультурачылар көне"н билгеләп үтү, "Хәзинә эзләү" кебек чаралар, музей, район Мәдәният йорты, үзәк китапханә хезмәткәрләре белән очрашулар, төрле спорт уенннары, конкурс-бәйгеләр оештыру каралган. Шулай ук төрле ярышларга әзерләнү өчен...
-
Минзәләдә боз яуган
Минзәлә районында көчле яңгыр яуган. 2-3 сантиметр зурлыктагы боз кисәкләре яшелчәләргә зыян китергән. Интертат.ру
-
Лубянда иске йортлар сүтелә (фотолар)
Шәхси милек хуҗалары һәм варис булып калучыларның рөхсәте белән иске йортларны сүтәбез, дип хәбәр итте Лубян авыл җирлеге башлыгы Рим Фәхразиев.
-
Август ае да эссе булачакмы?
Күпьеллык күзәтүләр Татарстанда кышын да, җәен дә уртача һава температурасы сизелерлек күтәрелә баруын күрсәтә, ди синоптиклар. Быелгы җәй дә гадәттәгедән кызурак булды: үтеп киткән июль аенда һәм хәзер августта да уртача температура климатик нормалардан 6-7 градуска югарырак. Татарстанның Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең метеорология фаразлары бүлеге башлыгы Ирина Трущина...
-
“Байлангар җирлеге тарихы” дигән китап тәкъдир ителде
Байлангар авылы китапханәчесе Венера Хисмәтова китап укучы авылдашларына "Байлангар җирлеге тарихы" дигән китапны тәкъдир итте. Әлеге чара табигатьтә, чишмә буенда узды. Анда катнашучылар авыл тарихын искә төшерделәр, авылның бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алыштылар.
-
Канализация чокырында ике кеше үлгән
Әлмәттә Биләр урамында ике ир-ат канализация чокырына егылып төшкән. Бу хактагы мәгълүмат бүген шәһәрнең оператив хезмәтләр пультына алынган. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ачыклаганча, 32 яшьлек һәм 26 яшьлек ике әлмәтле канализация люгында эшләгәндә билгесез газ белән агуланганнар һәм җыелган суга егылганнар. Фаҗига иртәнге 09.14...
-
Туембашта яшәүче Бәдрикамал әбигә 90 яшь тулды
Туембашта гомер кичерүче Йөзмөхәммәтова Бәдрикамал Нигъмәтҗан кызы үзенең 90 яшьлек күркәм бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы урныбасары Равия Каримуллина тәбрикләде, Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук җирлек башлыгы Илфат Гарипов та үзенең котлауларын ирештерде.
-
Татар Толлысы авылында бәйрәм күңелле узды
Татар Толлысы мәдәният йортында "Безнең дус гаилә" дигән әдәби-музыкаль кичә һәм "Урам бәйрәме" үтте. Авыл халкы уеннарда катнашты, рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте, дип яза "Наш Кукмор" төркеме.
-
Динозаврлар бөтенләйгә Казанда кала
Kazan-Arena стадионы территориясендә вакытлыча урнашкан 100дән артык динозавр кышын стационар паркка күчәчәк. Парк стадион территориясендә октябрь ахырына кадәр эшләячәк. Хәзер «Юркин парк»ны стационар территориядә урнаштыру проекты эшләнә. http://intertat.ru
-
Камышлыда иртәгә чишмә ачылачак
5 августта, 10 сәгатьтә Камышлы авылы халкы өчен тарихи вакыйга - чишмәбезне төзекләндереп ачу тантанасы була. Шул уңайдан барлык читтә яшәүче авылдашларны, райондашларны әлеге чарага көтеп калабыз. Шулай ук бу көнне 13 сәгатьтә Березняк авылы җирлеге күләмендә җирлек башлыгы Рөстәм Шәрипов призына спартакиада оештырыла. Ә кичке сәгать 6да барыгызны да...
-
Күрше районда яшәүче ,"монстр" балык сатып, 15 мең сум акча эшләгән
Мамадышның Соколки авылында яшәүче ир 100 килолы җәен балыгы тоткан. Балыкчының хатыны сүзләренчә, ир "чып-чын монстр" тотып кайткан. "Гигант балыкны ничек тартып чыгаргандыр, мин үзем шок хәлендә идем. Балыкны үз күзләре белән күрергә дип бөтен күрше җыелды. Фотога төшерделәр", - дип сөйләгән ул. Гаиләдә бу зур җәенне эшкәртеп ашаганчы, сатып...
-
Кукмара мәдрәсәсендә лагерь эшләде (фото)
Кукмара мәдрәсәсендә балалар өчен җәйге мөселман лагере эшләде. Балаларның җәйге чордагы ялын оештыруны, рухи-әхлакый тәрбия бирүне максат итеп куйган лагерьда быел 8-15 яшьләрдәге 63 малай һәм 52 кыз - барлыгы 115 бала катнашты. Малайлар да, кызлар да өчәр төркемгә бүленде: өлкән төркемнәр - намаз укый белүчеләр, кече һәм уртанчы төркемнәр...
-
Зәңгәр бишмәт хатирәсе
Кышның салкын бер көнендә йокыдан торуыма әни миңа базардан зәңгәр төстәге, якасы тукымадан тегелгән өр-яңа бишмәт алып кайтып бирде (пальто дип әйтсәң, дөрес булмас). Шул очсыз гына бишмәт минем өчен балачакның бик кадерле бер хатирәсе булып күңелгә кереп калды. Гаиләбез зур - алты бала. Әти генә эшли, каян акча җиткерәсең:...