4 август 2015 яңалыклары
-
"Голос" проекты җиңүчесе Динә Гарипова кияүгә чыга
"Голос" проекты җиңүчесе Динә бу атнада кияүгә чыга. Яшьләр никах укыткан инде. Туй күлмәге дә әзер, ди. Кияү егете турында җырчы әлегә берни дә белдерми. Бары тик үзеннән берничә яшькә олырак икәне генә билгеле. Шоу-бизнес кешесе түгел икән. Туй тыйнак кына, гаилә белән генә узачак, дип хәбәр итә "События" сайты....
-
Район җитәкчелеге Өркеш җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты (+Фото)
Бүген район җитәкчесе Сергей Димитриев һәм бер төркем служба вәкилләре Өркеш авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очраштылар. Очрашу барышында агымдагы елда башкарылган эшләр турында сөйләшенде, киләчәккә планнар һәм бурычлар билгеләнде. Юл мәсьәләләре, Интернет челтәренә тоташу, пай җирләре турындагы һ.б. сорауларга җаваплар бирелде.
-
Кукмарада игеннәрне урып-җыю дәвам итә
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 10 мең гектарда игеннәр теземнәргә салынган, 7400 гектарда суктырылган. Һәр гектардан уртача 25 центнер бөртек җыела. Гомумән алганда, 18500 тонна ашлык амбарларга кайтарылган. Бу атнада көзге культураларның һәм борчакның уңышын тулысынча җыеп алу бурычы куела. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&
-
Ныртыда спорт мәйданчыгы төзелә
Бу көннәрдә Нырты урта мәктәбенең стадионында да кызу эш кайный - универсаль спорт мәйданчыгын төзү эше дәвам итә. Волейбол-баскетбол уйнау өчен бар мөмкинлекләр тудырылган мәйданчыкны шушы көннәрдә ачу көтелә. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&
-
Кукмарада 18 яшьлек егетне поезд бәргән
Бүген, 4 август көнне, иртәнге сәгать өчләр тирәсендә, билгесез ир-егетнең поездга бәрелеп травмалар алуы турында ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегеннән хәбәр алынды. Табиблар килеп җиткәндә егетнең гомере өзелгән була. Әлеге егетнең Кукмарада яшәгән булуы, июнь аенда гына 18 яшен тутыруы ачыкланды. Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау, тикшерү эшләре бара, дип хәбәр...
-
Камышлы авылының үзәк урамына асфальт юл салынган
"Авыл эчендәге социаль учреждениеләрне асфальт юлга тоташтыру" дип аталган республика программасы кысаларында Камышлы авылының үзәк урамына бер чакрым озынлыкта асфальт юл салынган. Бу эшне Кукмара юл төзү-ремонтлау идарәсе эшчеләре башкарган. Авылдагы асфальт юл барлыгы 30 миллион 271 мең сумга төшкән. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&
-
Үткәннәрне искә алып (әти-әнием сөйләгәннәрдән)
Әтием Габделхәй Мусин Ядегәр авылында туып, шунда гомер иткән. Балачагы бик авыр елларга туры килә аның. Әти тугач, аңа күпмедер сутый имана җире биргәннәр. Шул җирне кул белән сөргәннәр, булса, ашлыгын чәчкәннәр. Көз көне исә барлы-юклы уңышны урак белән урганнар, табагач белән сукканнар, шуның белән ясак түләгәннәр. Гаиләгә каламы-юкмы, ул...