4 июль 2015 яңалыклары
-
Кукмара районында быел 18 янгын булган
Бу хакта Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлеге хәбәр итә. Янгыннарның төп сәбәбе: ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү. Балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә бер янгын булды: Олыяз авылы җирлегендә салам эскерте янып бетте, "Урал" хуҗалыгына 9000 сумнан артык зыян килде. Мондый хәлләр...
-
Эшлим дисәң, ярдәм бар
Районыбызда икътисадый кыенлыклардан югалып калмый торган, булдыклы эшмәкәрләр, фермерлар байтак. Аларның эшчәнлекләрендә республикабызда эшләп килгән күп төрле программаларның да уңай йогынтысы бар. Район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Чулпан Хәнәфина белән әңгәмәбез шул хакта. -Чулпан Габдулловна, үз эшен булдырган затлар өчен бүгенге көндә дәүләт тарафыннан нинди ярдәм каралган? -Республикабызның...
-
“Болар бит кукмаралылар...”
Минем совхозда идарәче, партоешма секретаре, агроном, машина паркы мөдире булып эшләгән елларымның күбесе райкомның беренче секретаре Атлас Булатовның район белән җитәкчелек иткән чорына туры килде. Без аның белән горурланып яшәдек. Бер мисал китерәм. Бер елны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш инженеры Миннәхмәт Зәкиев җитәкчелегендә районыбыз агрономнары, инженерлары белән Казанга...
-
Иркә өченче тапкыр әни булды!
3 июль көнне 19 сәгать 40 минутта татар эстрадасының танылган җырчысы Иркә өченче тапкыр әни булды! Сабый (3200, 53см) Казанның 1нче номерлы балалар тудыру йортында дөньяга килгән. "Аллага шөкер, мин дә, бала да, исән-сау, үзебезне яхшы хис итәбез. Янымда туганым - килен кулымнан тотып торды. Якын кеше янда булганда, бала...
-
Бу яшьләргә ни җитми?! (Бер мәсьәләгә ике караш)
Эльза Нәбиуллина: «Хәзерге яшьләр» дип аерып әйтмим, чөнки кеше холкына хас сыйфатлар һәр дәвер өчен уртак. Яшүсмерләр белән бәйле проблемалар, үзенчәлекле мәсьәләләр үткәндә дә булган, хәзер дә бар. Җәйге ял вакытларында үзләрен кая куярга белми урамда йөрүче яшүсмерләрне еш очратырга туры килә. Аларның бер өлеше лагерьларга яки авылга китә. Ләкин...
-
Җир җиләге саткан акчага машина, фатир алабыз
Безнең якта кеше җәйге ялын җиләк вакытына туры китереп алырга тырыша. Барысында да бер генә уй: җиләк сатып, акча эшләү. Хәтта шуның белән генә көн күрүчеләр дә бар. Кемдер бу акчага мунча төзетә, кайберәүләр машина яңарта, кемдер малаена фатирга кадәр алып бирә. Аз йокларга, ялкауланмаска гына кирәк. "Аягың тыпырдамаса, авызың...