4 июнь 2015 яңалыклары
-
Иртәгә кукмаралыларны нинди һава торышы көтә?
Һава торышы белән кызыксынмаган кеше юктыр. Кәефебез дә күп очракта шуңа бәйле бит. Иртәгә иртән Кукмарада аз болытлы һава, яшенле яңгыр явуы көтелә. 19 градус җылы сакланачак. Көндезгә бераз җылытып, температура 22 градуска күтәреләчәк. Дөрес, утыз градуслы эсселәрдән соң, мондый температура безгә инде салкынча кебек тоелуы ихтимал. Әмма һава торышы...
-
Иркә ни өчен Сабантуйларда җырлаудан баш тарткан?
Сабантуй - гади халык өчен ял итү, күңел ачу бәйрәме булса да, артистлар өчен ул - җиң сызганып эшли торган чор. Ә менә эстрадабызның популяр җырчысы Иркә быел бер Сабантуйда да катнашмаячак. - Быел аеруча күп чакырулар кабул иттем: утыздан артык җиргә чакырдылар. Әмма барысыннан да баш тартырга туры килде....
-
Кукмараның чыгарылыш укучылары математикадан БДИ тапшырды
Бүген районыбызның чыгарылыш укучылары - 371 егет һәм кыз математиканың профиль өлешеннән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. Имтихан Манзарас мәктәбендә һәм күппрофильле лицейда узды, 3 сәгать 55 минут дәвам итте.
-
Кукмаралылар Президент Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булып кайттылар (+Фоторепортаж)
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә Президент Рөстәм Миңнеханов "Созвездие-Йолдызлык - 2015" фестивале җиңүчеләренә стипендияләр тапшырды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшь талантларны үстерүгә зур игътибар бирә. "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика эстрада сәнгате телевизион фестивале дә һәрвакыт аның ярдәме белән үткәрелде. Ул аны Россиядәге иң уңышлы проектларның берсе дип саный. "Йолдызлык"...
-
Яшь ярымлык малай канализация чокырына төшеп үлгән
Казан шәһәренең Мирный поселогында бер яшь ярымлык малай 3 метр тирәнлектәге канализация чокырына егылып баткан, дип яза Sntat/ru. Малайның әти-әнисе үз эшләре белән киткән булган, бала әбисе белән генә калган. Ул лейка белән уйнап йөргән һәм ачык канализация чокырына лейкасы белән бергә төшеп киткән. Башка вакытта бу чокыр калайлар белән...
-
Акция кысаларында уйнатылган печән чапкыч Манзараста яшәүче Әгъләметдиновлар гаиләсенә чыкты
Печән чоры якынлаша, җәмәгать. Быел печәнгә тиенербез инде, мул булырга охшап тора. Күз тимәсен, Тукаебыз әйтмешли, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява бит. Инде укыган-ишеткәнсездер: 4 майдан 23 майга кадәр газетабызга язылучылар арасында чираттагы акцияне игълан иткән идек. Җәйге чорда печән чапкыч - треммердан да кулай әйбер булмас...
-
Кукмара Сабан туе кайда узачак?
Әлеге сорау белән бик күп райондашыбыз мөрәҗәгать итте. Кукмара Сабан туе 13 июнь көнне Киндеркүл авылы янындагы тугайда була. Башлана сәгать 10.00да. Сабантуй программасы белән бераз соңрак таныштырырбыз.
-
Газ торбалары ник буялмый?
Безнең Иске Йорт авылында өйләргә газ кертелгәнгә инде 30 елдан артык вакыт үтте. Шул вакыт эчендә урамнардагы газ торбаларының әле бер тапкыр да буялганы юк. Газ оешмасы нигә моңа җавапсыз карый икән? Тагын шулай буялмаган килеш торса, торбалар череп бетәр бит. Мәхмүт НИЗАМИЕВ фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=707.46XNzVGl-yy5oTJidLYx-w9-jYbt-
-
Күкшелдә яңа ФАП ачылды (+Фоторепортаж)
Күкшел авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Аны "Строй-Гарант" оешмасы төзүчеләре сафка бастырды. Медпунктны ачу тантанасында район җитәкчесе Сергей Димитриев, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев, килгән кунаклар, авыл халкы катнашты. -Районыбыз республикада эшләп килүче 30лап программада катнаша,социаль объектларны сафка бастыру юнәлешендә күп эшләр башкарыла. Быел Кукмарада - 260...