4 июнь 2013 яңалыклары
-
Кукмарада яңгыр явуы көтелә
Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 5 июнь көнне Кукмарада аязучан болытлы һава, яңгыр явуы ихтимал. Һава температурасы +15, +16 градустан артмаячак. Алдагы ике көндә дә салкынча һава булуы, яңгыр явуы көтелә. Атомсфера басымы 749 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә. фото: odogde.ru
-
Атна уртасында ял итәчәкбез
Россия көне уңаеннан 12 июньдә ял иткәнлектән, киләсе атнада дүрт кенә көнлек эш атнасы булачак. 10, 11 июньдә эшлибез, 12се ял итәбез, 13, 14 июньдә кабат эшкә чыгабыз. Бәйрәм атна уртасына туры килгәнлектән, көннәр күчерелми. фото: molodej.info
-
"Йолдызлык" җиңүчесе Муса Гаянов дәүләт стипендиаты булды
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков "Йолдызлык - 2013" җыр фестивале җиңүчеләренә дәүләт стипендияләре тапшырды. Стипендиатлар арасында Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче Муса Гаянов та бар иде. Муса быел фестивальнең вокал-соло номинациясендә беренче урынны алды. Яшь йолдызны һәм аның укытучысы Миләүшә Сәлимгәрәеваны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышларга ирешүләрен телибез. фото:...
-
"Шәфкать"кә савыгырга яңа төркем килде
Дүшәмбедән Кукмараның "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгенә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның чираттагы яңа заезды старт алды. Шулай ук, мәшгульлек үзәге аркылы биредә җәйге хезмәт лагере дә эшли башлады. Биредә балалар тернәкләнү курсы узу белән бергә үзәкнең мастеркскоенда, ян бакчада хезмәт куеп, ай ахырында моның өчен акча алачаклар.
-
Кукмарада "Мөселманнар җыены" узачак
6 июньдә район Мәдәният йортында "Мөселманнар җыены" кысаларында ТАтарстан Диния Нәзарәте вәкилләре катнашында "Иман кичәсе" үткәрелә. Тамашачыларга вәгазьләр һәм дини җырлар - нәшид-мөнәҗәтләрдән торган мәгънәле, эчтәлекле программа тәкъдим ителә. Кичәдә Казаннан килгән хәзрәтләр, мөнәҗәт осталары катнаша. Керү ирекле. Башлана 19 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
"Безнең кулда - киләчәк"
Һөнәри белем бирүче уку йортларында белем алучылар арасында үткәрелгән "Безнең кулда -киләчәк" дип аталган республика конкурсында Кукмара аграр көллиятенең 1 курс студенты Салават Хәмәтдинов өченче урынны алды. Мәчкәрә егете көллияттә автомеханик белгечлеге буенча укый һәм аның фәнни тикшеренү эше дә әлеге өлкәгә багышлана. Призлы урынны яулаган өчен Салават һәм анын...
-
Армиягә Кукмарадан соңгы төркем 21 июньдә китә
Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш чорында район хәрби комиссариатында 300дән артык егет медицина комиссиясе үтте. Армиягә баруны кичектерелүләрне исәпкә алганнан соң, 70тән артык егеткә солдат итеге кию насыйп булачак. Аларның күпчелеге армиягә озатылды инде, соңгы төркем 21 июньдә китәчәк. Райондашларыбыз Россиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Южно-Сахалинск, Севастополь, Астрахань, Улан-Удэ, Саблино, Кизнер...
-
Кукмаралылар печәнгә төште
Шәһәр халкы әйтүенчә, ит-сөт белән "бушка тәэмин ителгән" авыл кешесенең җәе терлегенә печән хәстәрләп үтә. Милли бәйрәмнәрдән соң алар тагын шушы авыр, мәшәкатьле эшкә керешәчәк. Күмәк хуҗалыкларга, агрофирмаларга да 15-20 июньгә кадәр күпьеллык үләннәрнең беренче кат уңышын җыеп алырга кирәк - бу атнада "Дружба" агрофирмасы базасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә алар алдына...
-
Кукмараның "IT-чемпион" җиңүчеләре планшет компьютерлы булды
Республика күләмендә бара торган "IT - чемпион" бәйгесе дәвам итә. Баллар исәпләүгә нигезләнгән "Иң актив укучы" номинациясенең беренче этабына шушы көннәрдә нәтиҗәләр ясалды. Район укучылары арасында 415 балл туплап, 4нче урта мәктәп укучысы Зөһрә Минһаҗева беренче урынга чыкты. Икенче-өченче урыннарны исә күппрофильле лицейдан Алиса Вафина (104 балл), Байлангар мәктәбеннән Рәсүл...
-
Үрәсбаштан Андреевлар гаиләсендә приюттан алынган өч бала үсә
Үрәсбаш авылында яшәүче Гөлнур һәм Владимир Андреевлар гаиләсендә балалар йортыннан алынган өч бертуган тәрбияләнә. Берсеннән-берсе матур, чиста-пөхтә итеп киенгән, ут борчасыдай шук сабыйларны күргәч, күзләрне ирексездән яшь пәрдәсе каплап алды. Тугыз ай буена карыныңда йөртеп, якты дөньяга тудырган газизләреңне ничек итеп язмыш кочагына ташлап калдырмак кирәк?! Хәер, андый миһербансыз, кансыз...