4 март 2014 яңалыклары
-
Пычак авылында яшәүче Гыйльминур Гаяновадан чәкчәк пешерү рецепты
Пычак авылында яшәүче Гыйльминур Гаяновадан чәкчәк пешерү рецепты. Камыр өчен кирәк: 1 килограмм югары сортлы он 1 шешә чистартылган яхшы сыйфатлы көнбагыш мае Өшегән 10 йомырка Берәр чеметем тоз, чәй содасы Болгату өчен агач кашык Әзерләү: Иң элек өшеп җебегән 10 йомыркага тоз, чәй содасы салып, миксер белән күпергәнче болгатырга....
-
Кукмара Пенсия фонды хезмәткәре Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Хезмәт вазыйфаларын башкаргандагы тырышлыгы өчен Кукмара Пенсия фондының пенсияләр билгеләү, яңадан исәпләү һәм түләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлсинә Хәсәнова Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздовның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Кукмара районында 151 фермер хуҗалыгы бар
Район Советы бинасында фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашу үткәрелде. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин узган ел районда башкарылган эшләр белән таныштырды, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, фермерлык эшчәнлегендәге проблемаларга тукталды. Район фермерлар берләшмәсе җитәкчесе Зөфәр Баязитов үз чыгышында әлеге тармактагы эшнең торышына анализ ясады. Бүген районыбызда 151 фермер хуҗалыгы исәпләнә, алар...
-
РДКда бәйрәм уңаеннан бушлай концерт булачак
4 мартта район Мәдәният йортында якынлашып килүче хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты булачак. Башлана 19.00 сәгатьтә. Керү бушлай.
-
Кукмара көрәшчеләре Балтачтан җиңү белән кайтты
Балтач районының Борбаш авылында Рәсәйнең һәм республиканың данлыклы көрәшчесе, атказанган спорт остасы Фидәил Шакиров истәлегенә районара көрәш турниры узды. Әлеге ярышта барлыгы 160 көрәшче катнашты. Кукмаралылар да сынатмады. 26 кг.да Закир Сабирҗанов, Аш.Буҗи - 1 урын 32 кг.да Илгиз Галимов, Аш.Буҗи, 1 урын 43 кг. Айнур Галимҗанов, Адай, 1 урын...
-
“Кукмара чибәре” конкурсын башлыйбыз
Язның беренче бәйрәме, 8 Март якынлашкан көннәрдә районыбызның гүзәл затлары арасында "Кукмара чибәре" фотоконкурсы уздырырга булдык. Чибәр туташ һәм ханымнардан фоторәсемнәр көтеп калабыз. Бәйгенең шарты бик гади: Исем-фамилия, кайдан булуыңны һәм яшеңне күрсәтеп, үзеңә иң ошаган фоторәсемне 10 мартка кадәр alsu110981@mail.ru адресына юлларга кирәк. "Кукмара чибәре"нә килгән фотолар арасыннан жюри...