3 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Кайнана килененә пычак белән ташланган
Буа районының Адав-Толымбай авылында апрельдә килен белән кайнана арасында тавыш чыга. 59 яшьлек каенана кызып китеп килененә пычак белән ташлана. Әлеге эш буенча тикшерү эшләре барды һәм суд кайнана кешегә карата карары карар чыгарды. Аның 6 айга иреге чикләнәчәк. Ул киленнең сәламәтлегенә зыян китергән. Пычак белән күкрәк өлешенә, сул кулына...
-
"Яңа гасыр" телевидениесе журналисты Эльвира Әхтәмова кияүгә чыккан (+Фото)
Шушы көннәрдә генә "Яңа гасыр" телевидениесе журналисты Эльвира Әхтәмова сөйгәне Айдар белән туй көннәрен уздырдылар. Фтолар карыйбыз. http://tuylar.ru/elvira-ehtemova-kiyauge-chykty-foto-2648
-
Полиция хезмәткәре карбыз урлаган
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында полиция хезмәткәренең карбыз урлау очрагы буенча хезмәти тикшерү үткәрелә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына әлеге министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Ирина Нижельская хәбәр итте. 29 август көнне Россия ЭЭМның Казан шәһәре буенча идарәсенең "Азино-2" полиция бүлегенә карбыз павильоны сатучысыннан һөҗүм итеп талау турында хәбәр килеп ирешә....
-
Кукмарага Владислав Третьяк килде (+Фото)
Бүген Кукмарага легендар хоккейчы, атказанган спорт мастеры, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Россия хоккей Федерациясе Президенты, өч тапкыр олимпия чемпионы булган Владислав Третьяк һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ильдар Гыйльметдиновлар килде. Аларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы яшьләр һәм спорт эшләре министры урынбасары Хәлил...
-
Казанның “Родина” кинотеатрында Заһид Мәхмүдинең “Әче балан” романы буенча төшерелгән “Җәза” драмасын тәкъдим итү кичәсе була
8 сентябрьдә, көндезге сәгать 11.00дә, Казан каласының "Родина" кинотеатрында Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" романы буенча төшерелгән "Җәза" драмасын тәкъдим итү кичәсе була. Нәфис фильм республикабызда үткәрелә торган "Мөселман киносы" фестивале кысаларында күрсәтелә. "Мәхмүтфильм" тарафыннан төшерелгән әлеге тасманы милли кино сәнгатен сөючеләр вакыйга буларак кабул итәр дигән өметтә калабыз. Фильм Кукмара...
-
Бәйрәмдә бүләкләнүчеләрнең исемлеге
Урта Комар җирлеге секретаре Валентина Бегашева - "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале. Өркеш авылыннан Әлфия Сәйфуллина - "Ана даны-Материнская слава" медале. 10нчы номерлы районара Салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Әлфия Велиева- "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы" исеме. Татарстан Җурналистлар Союзының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: Хезмәт даны" газетасы коллективы, Гөлҗофар...
-
Янил авылының бер урамына асфальт юл салынган
"Авыл эчендәге юлларны ремонтлау" дип аталган президент программасы кысаларында Янил авылының үзәк урамына - барлыгы 1650 метр чакрым арага асфальт юл салынды. Балтачтагы "Татавтодор" оешмасыныц Балтач филиалы хезмәткәрләре башкарган бу эш республика бюджетына 12,5 миллион сумга төшкән. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&
-
Китапханә яңалыклары
Яңа Сәрдек авылы китапханәчесе Гөлфия Галиуллина кече яшьтәге мәктәп укучыларын "Шәйдәүләт" чишмәсенә сәяхәткә алып барды. Укучылар әлеге чишмә тарихы белән танышканнан соң, китапханәдә "Күңелемдә челтери чишмәләр" исеме астында рәсем ясадылар. Шулай ук китапханәче Гөлфия Галиуллина 1-3 нче сыйныф укучыларына "Татарстан - минем Республикам" дип исемләнгән уен-дәрес үткәрде. Укучылар Татарстан Республикасы,...
-
5 сентябрьдә Кукмарада парк һәм скверлар көне узачак (программа)
Җиңү Паркы каршындагы мәйданда: 7.00-12.00 - мәктәп ярминкәсе, фермерларның авыл хуҗалыгы товарлары. 9.00-12.00 - стритбол буенча ярыш. 8.00-12.00 - үзешчән сәнгать осталары, балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең концерт программасы. 10.00-11.00 - халык җыены. 20.00-23.00 - бәйрәмчә бию мәйданчыгы. "Ленин бакчасында": 11.00-12.00 - "Әдәби-музыкаль ишегалды" - аерым башкаручыларның музыка инструментларындагы чыгышлары, район...
-
Газизуллина Миңненур бәете
Апама багышланган бу юллар аңа дога булып барсын. Апама Авылыма кайткан идем Апамны алып килдем. Икебезгә бик тә рәхәт, Күңелле булыр, дидем. Куанычым бик тиз үтте Бик озакка ул бармады. Атна-ун көн үтү белән Апам чирли башлады. Раниф белән Рәзилә кереп Хәлебезне белделәр, Икенче көн иртән-иртүк Алырга да килделәр. Апам...
-
Кукмарада “Экстремизмга – юк” айлыгы бара
1-30 сентябрьдә районыбызда "Экстремизмга - юк" дигән айлык уздырыла. Аның кысаларында мәгариф учреждениеләрендә тематик дәресләр, балалар бакчаларында әлеге темага карата рәсемнәр конкурсы, спорт чаралары үткәрү каралган. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=800.AXZ5S0Yh7Hdb2N4e3hUl-