3 июль 2015 яңалыклары
-
Илназ Бах кулын сындырган?
Татар эстрадасының танылган һәм популяр җырчысы, автор-башкаручы Илназ Бах җәйге ялны гаиләсе белән Арчага һәм тормыш иптәше, җырчы Гүзәл Идрисованың туган ягына кайтып, су коенып, җиләк җыеп, имәннән себерке әзерләп үткәрә. Шул ук вакытта Салмачы бистәсендә төзелә торган йортларына да баргалыйлар. Шушы арада Илназ "Узган гомер узар инде" җырына клип...
-
Кукмарада терлек азыгы әзерләү оешкан төстә бара
Авыл хуҗалыгында иң җаваплы чор - терлек азыгы әзерләү бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә район буенча шәхси хуҗалыкларга да өләшүне кертеп, 17200 тоннан печән әзерләнгән. Ә күмәк хуҗалыклар буенча бу сан - 11600 тонна. Шулай ук хуҗалыкларда сенаж салу, яфраказык әзерләү дәвам итә....
-
Көчле җил Кукмараның полиция бинасы янындагы ут баганасын аударган (+Фото)
Бүген, көндезге сәгать беренче яртылар тирәсендә, көчле җил Кукмараның полиция бинасы янындагы ут баганасын аудара. -Ут сүнде, көчле тавышка урамга йөгереп чыктык. Ярый әле, бәхеткә каршы, ул багана кешеләр, машиналар өстенә төшмәгән. Бер хатын-кыз үзенең ике баласы белән ул турыдан узып 1,5-2 метр тирәсе генә киткән иде. Подстанция хезмәткәрләре килде,...
-
Бүгенге тыныч тормыш өчен сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәтлебез
Җиңүнең 70 еллыгын да каршы алдык. Бүгенге көндә күгебез аяз, тыныч тормышта яшибез, балалар үстерәбез. Моның өчен без сугыш һәм тыл ветераннарына чын күңелдән рәхмәтлебез. Алар аяусыз көрәштеләр, илебезне сакладылар. Күбесе яу кырында башларын салды, кайберләренең хәтта күмелгән урыннары да билгесез. Мин бәхетле, чөнки бабамның каберен таптым. Бабам Зиннур Хәйруллин...
-
Поселоктагы кайбер йортларны күргәч күңелгә шом керә
Кайларда гына булырга туры килмәсен, мин йортларга, биналарга игътибар итәм. Төзек, матур корылмаларны күреп, күңел шатлана. Поселогыбыз урамнарын да нинди генә купшы йорлар бизәми бит. Октябрь урамы буйлап барганда әлеге йортны күргәч кенә күңелгә шом керә. Ташландык хәлдә калган агачлар арасыннан карап торучы бу караңгы тәрәзәләр кешеләрдән ярдәм сорыйдыр кебек...
-
Туембаш җирлеге башлыгына ТР Премьер-министры Илдар Халиковның Рәхмәт хаты тапшырылды
Күпьеллык фидакарь хезмәте, Туембаш җирлегенең социаль-икътисадый үсешенә үзеннән зур өлеш керткәне өчен җирлек башлыгы Илфат Гарипов Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиковның Рәхмәт хатына ия булды.
-
Дуңгызлар төягән йөк машинасы авариягә очраган (+Фото)
Чаллы шәһәренең Минзәлә трактында дуңгызлар төягән йөк машинасы һәлакәткә очраган. Азактан машина йөртүчеләргә күмәкләшеп чучка куып йөрергә туры килгән. Юлда "КамАЗ" һәм Mitsubishi Pajero автомобильләре бәрелешкән. Көчле бәрелеш аркасында йөк машинасы ауган, ә Мitsubishi Pajero автомобилен юл уртасына ук "чыгарып аткан". КамАЗ"га дуңгызлар төялгән була. Һәлакәт вакытында "каты борын"нарның берничәсе...
-
Бәйрәм белән сезне, ЮХИДИ хезмәткәрләре
Бүген район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Без дә аларны котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, хезмәтләрендә һәм тормышларында уңышлар, гаилә иминлеге телибез. Фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=738.
-
Айсылу Лерон «КZN» каналында эшли башлаган
Күптән түгел генә Айсылу Лерон «КZN» каналында «Доброе утро, столица!» тапшыруын алып бара башлаган. Шуңа да карамастан, «Татар радиосы»нда эшләвен дәвам иттерә. "КZN"да әлеге тапшыруны алып бару өчен кастинг оештырдылар. Эшсез утырырга яратмыйм. Декрет ялым дәвам итсә дә, Нурихан 7 айлык чакта ук эшкә чыктым бит мин. Кастингта катнашырга булдым....
-
Сихерче – шайтанның дусты
Рамазан аенда җеннәр богауланып куела дигән сүзләрне еш ишетәбез. Изге айда җеннәр чыннан да бәйдәме? Кара көчләр, сихер белән эш итүчеләр бу айда үзләрен ничек хис итә? Гомумән, сихердән ничек сакланырга? Әлеге һәм башка сорауларга Татарстан мөфтие урынбасары, Апанай мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирде. Җен суккан, күз тигән,...