3 май 2013 яңалыклары
-
Кукмаралылар Пасхага әзерләнә
Районыбызның христиан дине вәкилләре 5 майда бөек бәйрәм - Пасханы билгеләп үтә. Бу көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылулар, кунакка йөрешүләр була.Олы көн (Пасха) бәйрәменә хәзерлек 2-3 көн алдан башлана. Бәйрәмгә йомырка буяла, өйләр юыла. Иртә белән үк бала-чага өй саен йомырка җыя. Кайбер авылларда әле дә таудан күкәй тәгәрәтеп уйнау, даганда...
-
Мотоциклчы мәктәп укучысы КамАЗга бәрелеп үлә
2 майда, кичке сәгать 21.40та Мамадыш-Кукмара-Кәркәүч юлының 20нче чакрымында юл фаҗигасе булды. Юл чатын узганда КамАЗ белән "Минск" мотоциклы бәрелешә. Нәтиҗәдә "Минск" белән хәрәкәт иткән 15 яшьлек укучы баланың гомере һәлакәт урынында ук өзелә, аның пассажиры төрле тән җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенә җибәрелә. Бүгенге көндә тикшерү эшләре бара. фото:...
-
Кукмарага Татарстанның милли көрәш осталары җыела
Бүген Кукмара Татарстанның милли көрәш осталарын кабул итә. "Ялкын" спорткомплексында милли көрәш буенча Татарстан беренчелеге узачак. Районыбыз әлеге спорт төре буенча беркайчан алдынгылыкны бирмәде. Көрәшчеләргә уңышлар телибез! фото: http://ria.ru
-
Кукмарага Лениногорск имамы килде
Кукмара Үзәк мәчетендә һәр айның беренче пәнҗешәмбесендә уздырыла торган "Вәгазь кичәсе" булды. Кичәнең төп вәгазьчесе - Лениногорск Үзәк мәчетенең имам ярдәмчесе иде.