3 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
51 яшьлек ирне үле килеш ваннада тапканнар
51 яшьлек ирне Әлмәтнең Төзүчеләр проспектындагы йорт фатирларының берсендә үле килеш ваннада тапканнар. Җинаять кылган ирне тоткарлаганнар. 27 яшьлек егет булып чыккан ул. Хәзер бу гамәлне ни өчен кылганы ачыклана, тикшерү бара, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" басмасы. Татар-информ № --- | 30.12.2015
-
Фирдүс Тямаев ни өчен "Татар җыры"нда катнашмаска булган?
Ике популяр җырчы Фирдүс Тямаев һәм Радик Юльякшин (Elvin Grey) "Кабатла" концертында үзара бер-берсенең җырын башкаргач, хәзер Радик кая гына барса да, Фирдүснең "Гомер үтә" җырын сорап җырлаталар икән. Дөрес, Радик бу җырны башкарганчы, сәхнәдә халык алдында Фирдүскә шалтыратып, җырчыдан рөхсәт сораган. - Фирдүс, Радикның иҗаты белән танышмы син? Аның...
-
Березняк авыл җирлеге башлыгы “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен” медале белән бүләкләнде
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарәне булдыруга һәм аның органнары эшчәнлеген камилләштерүгә лаеклы өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Березняк авыл җирлеге башлыгы Сибгатуллина Альбина Рәшил кызы "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен" медале белән бүләкләнде.
-
Тәүлек эчендә - 9 янгын
Узган тәүлектә Татарстанда 9 янгын чыккан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе. 1956 елгы бер ир-ат Салмычи бистәсендә төзелеш вагончигында тәмәке тартканда куркынычсызлык чараларын үтәмәгәнлектән вафат булган. Янгын мәйданы 14 квадрат метр тәшкил иткән - ул 16 минут эчендә сүндерелгән. Барлыгы янгын сүндерүчеләр тервога буенча...
-
Машиналарга бәяләр арта
Renault француз автоконцерны Россиядә тәкъдим ителгән барлык модельләр рәтенә бәяләрне 5 процентка арттыра. Шулай ук Chevrolet NIVA төркеменә кергән внедорожникларга да бәяләр арта. Тагын бер Россия машина җитештерүчесе - "УАЗ" үзә продукциясен уртача 2-3 процентка кыйммәтләндерә. Модель рәтенең кыйммәтләнүе турында Volvo Сar Russia дә хәбәр итә. Бәяләр 2016 елның 1...
-
4 гыйнварда Кукмарада узачак бәйрәм чаралары программасы
Җиңү Паркы каршында 13.00 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр Яңа ел концерты; Кукмараның Җиңү Паркы һәм Зур Кукмара авылы мәдәният йорты каршында балалар өчен бәйрәм чаралары: спорт бәйгеләре, конкурслар, чыршы әйләнәсендә Кыш бабай, Кар кызы белән уеннар - 10.00-13.00 сәгатьләрдә.
-
Бер апельсиннан ике литр сок
Апельсинны юып, өстенә кайнар су агызабыз да, төнгә туңдыргычка куябыз. Алып азрак җебегәч, кисәкләргә бүлеп, иттарткычтан чыгарабыз. Бер литр су агызып, 10 минут тотканнан соң, дуршлаг аша сөзәбез. Аннан соң 3-4 кат марля аша чыгарабыз. Бу апельсинның вак кисәкләре калмасын өчен эшләнә. Сокка ярты чәй калагы лимон кислотасы, бер стакан...