2 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Территорияне төзекләндерү буенча район конкурсында җиңүчеләрнең исемлеге
Шәхси эшмәкәрләр, оешмалар арасында: Рамазан Юнысов шәхси предприятиесе - 1 урын Инженерлык челтәре -2 урын "Стройком" - 3урын Социаль яклау, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау учреждениеләре арасында: Вахит авылы мәдәният йорты - 1 урын "Ялкын" яшүсмерләр клубы - 2 урын Пчеловод авылы клубы - 3 урын Кукмара поселогындагы шәхси хуҗалыклар: Светлана...
-
Компьютер уены аркасында 17 яшьлек үсмер егет үлгән
Ул 22 көн буе онлайн-уен уйнаган. Башкортостан республикасының Учалы районында 17 яшьлек үсмер егетнең компьютер уены уйнап аңсыз калуы билгеле булды. 22 көн буе бер үк уенны уйнаган әлеге үсмергә табиблар ярдәм итә алмый. Ул вафат була. http://intertat.ru фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&
-
Пычак авылында яңа мәчеткә нигез ташы салынды (+Фото)
Ходайга тапшырдым, дип эш башларга өйрәнгән мөселман халкы үз авылында азан тавышы ишетүгә сөенеп яшәгән. Заманында Пычак авылында да зур мәчет булган. Дингә каршы булган чорда аны юк иткәннәр. Хәзерге көндә дини бәйрәмнәр, намазлар шәхси йорттан торгызылган кечкенә мәчеттә башкарыла. Күп еллар авылыбыз имамы булган Кыяметдин абыйның моңлы азан тавышы...
-
Илһам бәете
2015 елның 27 июлендә авариягә очрап җан тәслим кылган Илһам рухына багышлана. Бисмилла дип башладым Бу бәетнең башларын. 2015нең июлендә Гүргә керде башларым. Илһамым, син нишләдең дип, Елыйдыр Гөлшатым. Ник калдырдың ятим дип, Елыйлардыр кызларым. 26 июльдә туган көне сеңлемнең, 27сендә йомылды күзләрем. Машинада бара идем. Яши генә башладым. Үземнең...
-
Чәчәк күргәзмәсенең җиңүчеләре менә кемнәр
Кукмара районы оешуга 85 ел тулу уңаеннан "Чәчәкләр бәйрәме" конкурсы үткәрелү хакында хәбәр иткән идек инде. Аның максаты - үз территорияләрен чәчәк белән матурлау, әйләнә-тирәгә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү буенча иң яхшы мәктәп, оешма-предприятиеләрне ачыклау, чәчәк үстерүчеләр арасында тәҗрибә уртаклашу. Конкурска нәтиҗә ясалды. Кукмарадагы "Кояшкай" балалар бакчасы - 1 урын Түбән...
-
Помидор нишләп каралды?
Быел помидорларым бик яхшы үсеп, инде кызара башлаганнар иде. Ләкин беркөнне бакчама чыгып, яхшылабрак карасам, яшелләрендә дә, кызылларында да кара таплар бар. Икенче көнне бу таплар күз алдында зураеп, помидорлар дәррәү чери башлады. Яфраклары да бөтәрләнеп килгән, алар коңгырт-чия төскә кергән. Бу нинди галәмәт икән һәм аңа каршы тору чаралары...
-
Адайда чәчәк бәйрәме узды (+Фото)
Адай авылы клубында "Чәчәкле ишегалдым" дигән бик матур тамаша булды. Өстән явып торган яңгыр да, бәйрәмгә дип ашкынган авыл халкын тоткарлый алмады. Олысы-кечесе үзешчәннәрнең матур концер-тамашасын карап, рәхәтләнеп ял итте. Аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән бакчаларны фотосурәтләргә төшереп, шуннан күргәзмә оештырылган иде. Авылда 139 хуҗалык булып, шуның 39ының ишегалларын чәчәкләр бизи. Әлеге...
-
Кукмара төбәк тарихын өйрәнү музеенда шамаилләр күргәзмәсе ачылды (+Фото)
Күргәзмәдә якташыбыз, Мәмәшир авылында туып, бүгенге көндә Төркиядә яшәп иҗат итүче рәссам Мәхмүт Исмәгыйлев һәм Кукмара бистәсендә яшәп, коръән аятләрен сәйлән кулланып сүрәтләүче Гөлнур Шәфикова, Өркеш авылында яшәп иҗат итүче Гыйләҗев Шәмсетдин эшләре тәкъдим ителде. Ачылу тантанасында Кукмара мәдрәсәсе мөгаллимәләре, шәкертләре, шамаилләр белән кызыксынучылар катнаштылар. Күргәзмә Корбан гаетенә кадәр эшләячәк....