2 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Тәңкәсез Танькинога 400 еллар элек нигез салынган
Танькино, Тәнкин, Тәңкә... Халык телендә өч төрле исем йөртүче бу авыл мәгърур таулар кочагына, Ушман елгасы буена сыенган. Аның тауларына менгәч, үзеңне бераз күкләрдә сыман хис итәсең... Тик кайчандыр һәр тарафка билгеле булган Танькино бүген инде онытылып бара: мәшһүр чиркәве - хәрабә, базар урыны - болынлык, күп йортлары иясез калган....
-
Зур Сәрдек балалары "Мин яратам сине, Татарстан!" дигән бәйрәм чарасында катнашты
Зур Сәрдек мәдәният йортында Республика көненә багышланган "Мин яратам сине, Татарстан!" дип аталган бәйрәм чарасы үткәрелде. Чараны китапханәче һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләделәр. Әлеге чарага кече һәм урта яшьтәге балалар чакырылды. Шулай ук балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә килделәр. Бәйрәм ике өлештән оештырылды. 1 бүлектә китапханәдә балалар өчен "Татарстан -...
-
Татар Толлысы авылында иң хөрмәтле кеше - почтальон
Татар Толлысы авылында хезмәт куючы почтальоныбыз Рафига Шәрипова турында язып үтәсем килә. Рафига авылда почтальон булып инде күп еллар эшли. Ул үз хезмәтенә бик җаваплы карый, кешеләр белән итәгатьле аралаша, һәркемнең күңеленә тәмле теле белән үтеп керә белә. Шуңа күрә авылда аны ихлас күңелдән хөрмәт итәләр, яраталар. Әйтик, миңа инде...
-
Бүген районыбызның Нырты һәм Поч.Кучук мәктәпләре Белем көнен капиталь ремонттан соң каршы алды (+фото)
Бүген - Белем көне, мәктәпләрдә яңа уку елы башланган көн. Быел районыбызның 4 белем йортында - Нырты, Мәчкәрә, Туембаш, Починок Кучук мәктәпләрендә капиталь ремонт узды. Әлеге чаралар өчен дәүләт программасы буенча 60 миллион сум акча каралган иде. Узган ел капиталь ремонт Ош.Юмья һәм Кукмараның өченче мәктәпләрендә узган иде. Бүген, Белем...
-
Мотоцикл-скутерга утырсаң, башыңа шлем ки!
15 сентябрьгә кадәр "Шлем - барысына да баш!" дигән Бөтенроссия акциясе бара. Аның төп максаты - мотоцикл, скутер, мопедчылар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү, мотошлемнар киюнең файдалы якларын ассызыклау. Җәйге чорда мотоциклчылар белән бәйле бәхетсезлек чораклары аеруча арта. Республикада агымдагы елның 7 аенда 209 һәлакәт теркәлде, аларда 21 кешенең...
-
Кукмарада яшәүче Зөлфия Нигъмәтуллина инде 15 ел бакчачылык белән шөгыльләнә
Зөлфия Нигъмәтуллина бакчачылык белән инде 15 ел шөгыльләнә. Аның бакчасында төрле-төрле үсемлекләр һәм чәчәкләр бар. Бик күп еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Анда да бүлемтектә матур-матур чәчәкләр утырта. Кечкенәдән үк балаларны үсемлекләрне яратырга, табигать белән ярашлыкта яшәргә өйрәтә. -Зөлфия апа, бакчачылык белән күптән шөгыльлләнәсезме? -Мәктәптә укыганда ук инде чәчәкләр...
-
Байлангарда авылның үзешчән артистлары катнашында зур концерт узды
Республика көне уңаеннан Байлангар мәдәният йортында авылның үзешчән артистлары - Алмаз Харисов, Нурзат Абдуллин, Гөлсәвия Нуриева, Фәния Корбанова, Руфия Кәримуллина, Әлфинә Хисамиева, Ләйсән Димиевалар катнашында бәйрәм концерты узды. Милли уеннар, бәйгеләр белән үрелеп барган әлеге чарада авылдан чыккан күренекле шәхесләр дә катнашты. Концерттан авыл халкы һәм кунаклар Байлангар мәдәният йорты...
-
Түбән Комар авылы китапханәсендә китапханә сәгате узды
Түбән Комар авылы китапханәсендә чираттагы китапханә сәгате узды. Ул "Россия Федерациясенең дәүләт флагы" дигән темага багышланган иде. Биредә балалар Россиянең дәүләт символлары белән таныштылар. Россия тарихыннан мавыктыргыч сәхифәләр белән таныштылар. Флагның төсләре, килеп чыгышы турында кызыклы мәгълүмат ишеттеләр. Түбән Комар авылы китапханәсендә үткән әлеге бәйрәм чарасыннан фолторепортаж белән "Хезмәт даны"...
-
Республикада яңа уку елы "Математика елы" дип игълан ителде
Республикабызда яңа уку елын "Математика елы" дип игълан иттеләр. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, ул мәктәп укучыларын Бердәм дәүләт имтиханнары белән кызыксындыру, аның нәтиҗәләрен яхшырту максатыннан эшләнде. Шулай ук, илебездә инженерлар, техник хезмәткәрләр җитмәү дә моңа сәбәп булып тора. Татарстанда "Математика елы" уңаеннан укытучыларга да эш артачак. Мәктәп программасында математика,...